Туган мәктәбенә булыша

2014 елның 21 марты, җомга
Яхшылык эшләгән кешене бөтен дөньяга танытасы килә. Инде озак еллардан бирле туган Иске Тинчәле мәктәбе турында кайгыртучы Мөбарәк абый Мусин кебекләрне бигрәк тә.
Ерак 1952 елда мәктәпне уңышлы тәмамлаган егет төрле эшләрдә эшләп югары үрләр яулый. Аннан тормыш җилләре аны, туган туфрагыннан аерып, Пермь якларына илтә. Тормыш тәҗрибәсен шунда туплый ул. Ул көннәрдән соң 60 елдан артык гомер узган. Ә Мөбарәк абыйны һаман үзе укыган мәктәбе язмышы борчый.
Үзгәрешләр чорында уку йортын “базовый” итү өчен тырышты һәм теләгенә иреште. 2005 елда мәктәп китапханәсендә үзенең шәхси китаплары фондын булдырды. Бүген аларның саны 1300гә җитте. Узган ел мәктәбебез белән танышырга килгән “Мәгариф” газетасы мөхәррире урынбасары Хәмзә Бәдретдинов та моңа хәйран калган һәм Мөбарәк Лотфуллович турында язып чыккан иде. Якташыбызның изге эшләрен санап бетергесез. Баксаң, ул мәктәбебезнең киләчәген 1991 елдан бирле кайгырта икән инде.  Гомәр Гали исемен йөртүебездә, 1997 елда зур бер бүлмәдә Гомәр Галигә багышланган музей барлыкка килүдә дә Мөбарәк аганың өлеше ифрат зур. Әле күптән түгел генә улы Айрат та, әтисе юлын дәвам итеп, Гомар Галинең нәсел шәҗәрәсен матур итеп ясатып, музейга бүләк итте.
Хәзерге вакытта мәктәптә дәүләт программасы нигезендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Мөбарәк ага аннан да читтә калмады. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаганнарны барлап, алар белән элемтәгә кереп, уку йортына булышуларын сорады. Менә алар һәрчак ярдәм кулы сузарга торган олы йөрәкле авылдашларыбыз – Рузалия Мирза кызы Габайдуллина, Фаил Мөҗип улы Ибәтов, Фәрит Рәхимҗан улы Хәсәнҗанов, Фәриз Миннеади улы Мөхтәров, Ринат Сәгыйт улы Ханбиков, Рәфис Ясәви улы Ильясов.
Дөресен әйткәндә, мәктәп тормышы өчен янып-көюче Мөбарәк абый турында ниләр генә язсаң да аз сыман. Кайчан гына кайтса да ул муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов янына шул мәсьәләләр буенча  керергә керергә вакыт таба.  Аңа 76 яшь бит инде.  Авырулары да үзен белгертә, тик авылдашыбыз аларга бирешмичә һаман эзләнә, чишә, таба. Ачы язмыш җилләре сынаганда сыгылмаган. кешелекле, мәрхәмәтле булып калган Мөбарәк агага рьхмьтебезне житкереп,исәнлектә, гаиләсе җылысында, тынычлыкта әле озак еллар яшәвен телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International