Йөртүчеләрне табигать сыный

2014 елның 21 марты, җомга
Начар һава торышы шартларында куркынычсыз тизлекне сакламау, автомобиль көпчәкләрен кышкы шиналар белән җиһазландырмау турыдан-туры һәлакәткә илтә.
Моның ачык мисалы – республикада узган елның декабрь аенда көчле бозлавыкта 8 декабрь көнне 11, гыйнварда көчле буранлы көннәрдә - 12, карлы 4 февраль көнендә 6 кешенең гомере өзелде. Чагыштыру өчен - 28 декабрьдән алып 2 февральгә кадәр аяз көннәрдә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр булмады.
Быел районда 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда бер кеше үлде, 3се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
Исегезгә төшерәбез: күз күрүчәнлеге яхшы булганда торак пункттан тыш юлларда автомобиль тизлеге сәгатенә 90 километрдан артырга тиеш түгел. Күз күрүчәнлеге начарайганда һәм бозлавыкта руль артында утыручы тизлекне киметергә тиеш. Куркынычсыз тизлек турыдан-туры автомобильнең туктау юлына бәйле, монда тормоз юлыннан башка йөртүченең реакциясе һәм тормоз приводының хәрәкәткә килү вакыты да исәпкә алына. Туктау юлы автомобиль йөртүче күреп бара торган юлдан озынрак булмаска тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International