Альбина – Нәүрүз гүзәле

2014 елның 21 марты, җомга
Нәүрүз бәйрәме алдыннан район мәдәният сараенда Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Халкыбызның милли традицияләрен саклауны, яшьләргә мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирүне максат итеп куйган әлеге бәйгедә төп таләп - катнашучылар саф татар телендә сөйләргә, татар милли киемендә чыгыш ясарга тиешләр.
Калганы белемеңнән, осталыгыңнан, фантазияңнән тора. Аларга никадәр бай икәнлекләрен кызлар төрле конкурсларда күрсәттеләр. Менә чараны оештыручы һәм алып баручы Нурия Гайнуллова чакыруында конкурсантлар – шәһәрнең 1 номерлы мәктәбеннән Алинә Кәримова, 5 номерлы мәктәбеннән Алия Әхмәтова, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбеннән Алинә Хәсәнҗанова, 2 номерлы лицееннан Лилия Рәхмәтуллина, лицей-интернаттан Чулпан Гатауллина, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Карина Шаяхмәтова, Айгөл Галимова, Иске Суыксу мәктәбеннән Алинә Җамалетдинова, Янтуган урта мәктәбеннән Энҗе Садыйкова, ветеринария техникумыннан Альбина Вәлиуллина, Исәк урта мәктәбеннән Венера Садриева бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, үзләре белән таныштырдылар. Һәрберсе Нәүрүз күчтәнәче дә алып килгән. Гөбәдия, кош теле, чәк-чәк... хәтта токмачлы ашка кадәр пешергәннәр. Аннан кызлар икешәр сорауга җавап бирделәр, “Су юлында” дип исемләнгән конкурста чишмәдән су алып кайту күренешен, заманча татар кызлары киемнәренә мода тәкъдим иттеләр, җыр-биюдә, чәч үрүдә осталыкларын күрсәттеләр. Кызларга ярдәмгә дуслары, сыйныфташлары, укытучылары, әниләре дә килделәр, бер-берсен кабатламыйча һәр чыгышны театрлаштырылган тамашага әверелдерделәр. Аларга тамашачы залында утырган дуслары-якыннары көч биреп тордылар.
Барысына да афәрин диясе килә. Миңа калса, бөтенесе Нәүрүз гүзәле булырлык кызлар. Ә менә район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллиннан, Республиканың язучылар берлеге әгъзасы, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Айзетулловадан, Буа дәүләт драма театры хореографы Эльвира Әюповадан, 1 номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Кәримуллинадан торган мәртәбәле жюри һәр чыгышны җентекләп бәяләгән шул. Җиңүчене ачыклаганда биремнәрне дөрес, төгәл башкарудан, сәләтләреннән, чыгышларының оригинальлелегеннән, музыкаль бизәлешеннән тыш кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын да, төз басып, елмаеп йөрүләрен дә, сөйләү осталыкларын да, төрле ситуациядән җиңел чыга белүләрен дә исәпкә алганнар.
- Күпләр Нәүрүз күчтәнәчен телеңне йотарлык тәмле итеп пешерү, күңел җылыларын биреп бизәү өстенә чиккән ашъяулыкка  куеп тәкъдим иттеләр. Димәк, алар эзләнгәннәр, өйрәнгәннәр, әбиләренең сандыкларын актарганнар. Шул рәвешле, үткәнебезне барлаганнар, гореф-гадәтләребезне яңартканнар бит,- ди Гөлнур Айзетуллова. Су алып кайту күренешендә  бу ачык чагылды – йолаларны белгәннәр чиләкне чайкап түкте, көянтәне суга агызмады, су буенда сөйгәне белән очрашты, яшь килен булып чишмә суына килде.
Кызларның үзләренә генә хас сыйфатларын күреп алган жюри  аларны төрле номинацияләрдә җиңүчеләр итеп таныды, Нәүрүз Гүзәле исемен бертавыштан Альбина Вәлиуллинага бирде. Барысына да истәлек бүләкләре тапшырдылар. Җиңүче кызга калфак та кидерделәр, Гөлнур ханым үзенең шигырьләр китабын да бүләк итте. Яшьтәшләренең, район үзешчәннәренең җыр-биюләре бер рухта, җылы атмосферада үткән гүзәллек бәйрәмен тагын да ямьләндерде.
Альбина Вәлиуллина, Нәүрүз гүзәле: Мин бу чын татар кызлары конкурсында җиңүемә бик шатмын. Аны оештыручыларга, миңа милли традицияләребезне яңартуда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне әйтәсем килә, чөнки мин үткәннәребез турында күп нәрсә белдем. Аларның миңа алга таба кирәге чыгачак – сәхнәгә еш чыгам, җырлыйм, техникумда узучы концертларны алып барам. Тагын биредә үземә күп дуслар таптым. Көндәшләремнең барысы да җиңүгә лаек иде, аларга киләчәктә уңышларга ирешүләрен телим.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International