Каникуллар имин узсын

2014 елның 22 марты, шимбә
Республикада “Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы кысаларында “Бала – төп пассажир” акциясе бара.
Аның барышында район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән берлектә яшь юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатында рейдлар үткәрделәр. Юлда сак булмаучы балаларга карата “Тукта, синең тормышың куркыныч астында!” дигән карточкалар тутырдылар, аларны әлеге укучылар белем алган мәктәпләргә бирделәр. Алар буенча полицейскийлар катнашында мәктәпләрдә профилактик чаралар, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәресләр, ата-аналар җыелышлары  үткәрелде.
Моннан тыш ЮХИДИ инспекторлары юлларда балаларны автомобильдә автоутыргычсыз йөртү очракларын да тикшерделәр. Сабыйлары гомерен куркыныч астына куйган өлкәннәр белән  аңлату эшләре дә алып бардылар. Моңа дәлилләр дә җитәрлек – Татарстанда агымдагы елның ике ай эчендә генә дә балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 4 сабый үлгән, 66сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, шуларның 4се автоутыргычсыз сәяхәт иткән. Бәхеткә, районда андый ДТПлар булганы юк.
Ләкин тынычланырга кирәкми. Киресенчә,  каникуллар вакытында аеруча игътибарлы булу сорала. Ата-аналар балаларына хәрәкәт полосасында уйнамаска, юлны аркылы махсус урыннардан гына чыгарга кирәклеге турында кат-кат кисәтсеннәр. Ә автомобиль йөртүчеләр тизлек режимын сакларга, мәгариф учреждениеләре, тукталышлар, сәүдә итү комплекслары яннарында аеруча сак булырга тиешләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International