Туберкулез – социаль чир генә түгел

2014 елның 22 марты, шимбә
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Районда кох таякчыклары белән зарарлануның торышына ачыклык күртүен үтенеп дәваханә фтизиаторы Сания Вәлиевага мөрәҗәгать иттек:
- Республикада һәм шул исәптән районда да кох таякчыклары белән зарарланучылар саны арта бара. Бүгенге көндә бездә туберкулез белән чирләүче 106 кеше исәпләнә. Шуның 26сы ачык формада .  7се ел башыннан  тикшерү үткәннән соң ачыкланды. Соңгыларының берсе бала, икенчесе - яшүсмер.  Араларында бала табучы ана да бар. Билгеле, мондый чир белән авыручы әнине дәвалану узганчы закон нигезендә баласыннан изоляцияләргә туры килде.
Узган ел, мәсәлән, ике балада диаскинтест уңай нәтиҗә бирде. Авыруның каян килү сәбәпләрен ачыклый башлагач, аларга кох таякчыклары әти-әниләреннән “күчкәнлеге” билгеле булды. Берсе флюорография узмаганга чире турында бөтенләй белмәгән, ә икенчесе аның нәтиҗәсе белән  кызыксынмаган.
Диаскинтест дидегез, бу   туберкулез таякчыклары булу-булмауны ачыклауның яңа алымымы?
- Бу туберкулезны диагностикалауның экспресс алымы. Безнең районда ул өченче ел гамәлдә. Туберкулезлы авыру белән  контактта булучыларны,  манту реакциясе кабат-кабат уңай нәтиҗә биреп, башка анализлары яхшы булган балаларны әлеге тест ярдәмендә тикшерәбез. Бу очракта да тире астына  туберкулез тудыручыларга гына хас булган аксымлы махсус эремә кертелә. Тикшерү уңай нәтиҗә биргәндә дәвалау билгеләнә. Ахыргача тикшерелгәннән соң пациент томография узарга тиеш була.
- Кибет киштәләренә өсте ябусыз азык-төлек куела. Өлкәннәр прилавкалардагы  пешкән камыр ризыкларын балаларга да сатып  алып бирәләр. Табиб күзлегеннән чыгып әйтегез әле,   бу әлеге авыруны йоктыруга китерергә мөмкинме?
Андый урыннардан ераграк булу хәерле, бигрәк тә  балалар өчен. Кох таякчыкларының без сулый торган һава аша организмга эләгү мөмкинлеге булганга, ул безне һәр җирдә диярлек сагалый. Монда турыдан-туры туберкулез белән зарарланырга мөмкин дип әйтеп булмый. Тик шулай да андый урыннардан ераграк булу хәерле, бигрәк тә  балалар өчен. Термик эшкәртелүгә бирешмәүче, юылмыйча кулланылучы ризыкларны ачык килеш тоту, сату санитария таләпләрен бозу белән бергә төрле йогышлы авырулар китереп чыгаруга да сәбәпче бу  Мондый очракларга юлыкканда күземне йома алмыйм, үз вазыйфам буенча закон кысаларында эш итәм.
-Белгәнебезчә,  азык-төлек белән эшләүчеләр елга бер тапкыр медицина каравы узалар.  Туберкулезлы чирлеләр чынлап та “тоткарланамы”?
- Әлбәттә. Узган ел азык-төлек өлкәсендә эшләүче ир-атта туберкелез булуы ачыкланды.   Флюорография нәтиҗәләрен башта ренгенологлар “укый”. Җәмәгать туклануы урыннарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүчеләрнекен ренгенологлардан соң  үзем  тикшереп, авыру  ачыкланмаганда   медицина кенәгәләренә галограмма куям.
- Сания Равилевна, районда туберкулез белән авыручылар арасында дәвалануга бармаучылар бармы?
-Кызганычка каршы андыйлар ел саен бар. Без аларның үзләре белән дә, якыннары белән дә дәвалану турында сөйләшәбез, нәтиҗәсе генә төрлечә. Мондый очракта авыруны изоляцияләү максатында суд аша мәҗбүри рәвештә дәвалануга җибәрү каралган.  
Тагын шунысын да әйтәсем килә, күпме чакырып та флюорография узуга битараф булучылар да бар. Ни аяныч, аларның күпчелеге - төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре. Ә бит авыруны башлангыч стадиядә ачыклап дәвалау күпкә җиңелрәк.
- Организмның туберкулезга каршы торучанлыгын арттыру өчен нәрсә эшләргә?
Без туберкулезны икенче төрле социаль чир дип тә атыйбыз. Чөнки кох таякчыкларын “эләктерү“дә халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе түбәнәю, дөрес тулланмау, тискәре экологик шартлар, әхлак нормаларыннан тайпылу да зур роль уйный. Шулай да тәртипле яшәүчеләр дә бу чирне йоктырудан гарантияләнми. Профилактикалауга килгәндә, әйткәнемчә, иң беренче урында флюорография узу тора. Балалар белән халык күп җыелган урыннарда озак тормау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, җитәрлек күләмдә  аксымга бай ризыклар белән туклану, төрле вируслы авырулардан соң организмны чыныктыру - әлеге мәкерле чиргә бирешмәүдә беренче ярдәмчеләр. Кыскасы, сәламәтлегебез үз кулыбызда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International