Буа ветеринария техникумында хәрби-спорт бәйгесе узды

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Буа ветеринария техникумында укучы егетләр төркемдәшләре арасында уздырылган хәрби-спорт бәйгесендә киләчәктә чын Ватан сакчылары булырга әзер икәнлекләрен расладылар.  

Яшь буынны хәрби хезмәткә әзерләүгә, дуслык, җаваплылык, туган илгә мәхәббәт хисләрен тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешенә өндәүгә юнәлтелгән әлеге чарада һәрбер төркемнән берәр студент катнашты. Шул рәвешле 20 егет үз төркеменең дәрәҗәсен күтәрергә теләк белдереп, спорт залы түренә үттеләр. Беренче ике ярышта беләкләр көче сыналды – кайбер егетләрнең кулларындагы тимер гирянең өскә чөелүенә күзләр иярмәде. Отжимание конкурсында  “камыр күп ашаучылар” гәүдәләрен идәннән берничә тапкыр гына күтәрә алдылар.

 

Чираттагы бәйгедә  егетләрнең җитезлеге сыналды. “Форпост” үзәге, район хәрби комиссариаты вәкилләреннән, шәһәр мәктәпләре укытучыларыннан, тренерларыннан торган жюри Калашников автоматын сүтеп-җыюда да, противогаз кию буенча да алдынгыларны билгеләделәр.

 

Төркемдәшләрен ярышка әзерләүдә кызлар да күп көч куйган. Алар егетләргә алдан ук бәрәңге әрчүдә, күлмәк якасын тегүдә мастер-класс күрсәткәннәр. Шуңа да булачак гаилә хуҗаларының кулында пычак та, инә дә “уйнап” кына торды. Рәсем ясарга да оста икән алар. Соңгы конкурста жюри әгъзалары конкурсантларның “Җиңүнең 70 еллыгына багышлап”, “Туган илнең тынычлыгын саклыйм”, “Җиңү геройлары”, “Мәскәү асты мемориаллары”, “Мәскәү сугышының басып алу операциясе” темаларына багышланган плакатларын югары бәяләделәр.

Ниһаять, дулкынландыргыч җиңүчеләрне игълан итү вакыты килеп җитте. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре буенча икенче, өченче урыннарны 362нче һәм 368нче төркемнәрдән Александр Тойкин, Раушан Ганулов яуладылар. Абсолют җиңүче исеменә 354нче төркемдә укучы Булат Гыймадиев лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International