Нәүрүз мөбарәкбад!

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Шимбә көнне шәһәрнең үзәк паркында Нәүрүз бәйрәме гөрләде. Халык җырлап-биеп, мул табын артында сыйланып, кышны озатты, язны каршы алды.
Бирегә халык тамаша башланчы күпкә алдан килә башлады. Абый-апалар бар эшләрен ташлап, әби-бабайлар оныкларын ияртеп бәйрәмгә ашыкты. Яшьләр дә күп иде. Алар сәхнәдән яңгыраган дәртле көйләргә кушылып биеделәр, сабыйлар уен мәйданчыгында мәш килделәр, мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган уеннарда катнаштылар. Кайберләре пони таккан арбага утырып мәйдан әйләнделәр.
Ул арада бәйрәм тантанасы башланып китте. Сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова менде.
-Мин район җитәкчелеге исеменнән барчагызны да Яз бәйрәме белән котлыйм. Табыннарыбыз бүгенгедәй мул, күңелләребез шат, дөньялар тыныч булсын, - диде ул. Аның сүзләренә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” район газетасының баш мөхәррире Гакыйл Камалетдинов та кушылды. Ул туган якның мәдәниятен үстерүдә, татар халкының гореф-гадәтләрен алга сөрүдә үзеннән зур өлеш керткән район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллинга, үзәк китапханә мөдире урынбасары Дилбәр Ситдыйковага, район мәдәния йорты методисты Нурия Гайнулловага Мактау грамоталары тапшырды.
Ә аннан халык белән хушлашырга Кыш килде. Ул табигатькә карлы-буранлы көннәр, битләрне чеметтергеч суыклар, сабыйларга күңелле Яңа ел бәйрәме бүләк итүе хакында шатланып сөйләде. Эреп бетәм, икенче елга хәтле хушыгыз, сау булыгыз дип хөкемлекне Нәүрүзбикәгә тапшырып китеп барды. Бигрәк тә уңган икән ул Яз гүзәле, җыр, шигырь белән барча халыкны сәламләде, күчтәнәчләре белән сыйлады. Шул арада мәйданга, борыннарны кытыклап, ботка исе таралды. Нәүрүзбикә олысын-кечесен пар чыгып торган зур казан янына чакырды. Халык, бер-берсенә алдагы көннәрдә тыныч тормыш, сәламәтлек теләп, авызларын пешерә-пешерә карга боткасы ашадылар. Тамак туйгач, бәйрәм тагын да күңелләнеп китте. Олы апалар яшьлекләрен искә төшереп “Әпипә”гә биеделәр, аларга ир-атлар да кушылды, бергәләп “сигезле” әйләнделәр. Берничә сәгатькә сузылган бәйрәмнән халык күтәренке күңел белән өйләренә таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International