Театр – жан таләбем

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Буа драма театры чагыштырмача кыска вакыт эчендә республикабызда гына түгел,  аның чикләрендә дә зур абруй казанырга өлгерде. Халыкара театр көне уңаеннан театр җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевка мөрәҗәгать итеп, театрның бүгенге хәле һәм киләчәккә планнары белән таныштыруын үтендек.
–Сүз уңаеннан Буаның үз театры булуы районда яшәүче һәркем өчен зур бәхет икьнен әйтеп китәсем килә. Безне театрлы иткән Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә мин чиксез рәхмәтле. Хәзерге көндә коллективның даны арта бара. Салават Фәтхетдинов кебек танылган җырчы үз концертын театрда күрсәтте. Концерт-спектакльләрен нәкъ менә бездә куярга теләүче сәнгатькәрләр тагын да бар. Бу көннәрдә артистлар төрле өлкә тамашачыларына “Кодалар-кодачалар” спектаклен күрсәтеп, гастрольләрдән кайтып та кермиләр. Рамил Шәрәпов җитәкчелегендәге коллектив концерт программасы белән чыгышлар ясый. Барган җирдә бик җылы кабул итәләр. 7 март көнне ТР Мәдәният министрлыгыннан тәнкыйтче Нияз Игъламов җитәкчелегендәге 7 кешедән торган комиссия килеп “И кызлар...”, “Светофор”, “Детектор лжи” дигән спектакльләрне карады, ахырдан артистлар уенына югары бәя бирде. Дәүләт заказы буенча да эшлибез. Быел балалар һәм зурлар өчен икешәр яңа спектакль әзерләп, тамашачыларга тәкъдим итәргә җыенабыз. Бу хакта кайсы  авторның нинди спектакльләре икәнлеген ТР Мәдәният министрлыгына хәбәр иттем. Исемнәрен әлегә әйтмим, сер булып торсын. Театр тамашачыны тәрбияләргә бурычлы, спектакльләрне шул максатта сайлап албыз да.
–Раил, күпләр иҗатыңны югары бәяләсә, арада, сезнең хакта ул җиңел юл сайлый, балагур дип әйтүчеләр дә очрый.
–Исемен хәтерләмим, бер рус шагыйре, һәр кешегә ярарга мин алтын тәнкә түгел, дип әйткән. Мине якыннан белүчеләр нинди уй-фикерләр белән яшәвемне яхшы аңлый. Әйтәсе килгән фикереңне юмор-сатира аша тизрәк һәм үтемлерәк җиткереп була, мин шуңа инандым. Йөрәгем ничек куша – шулай яшәргә омтылам. Юмор-стирага, комедияләргә мөрәҗәгать итүне дөрес дип саныйм. Галиәскәр Камал исемендәге театрда Илгиз Зәйниевнең “Мәхәббәт FM” комедиясен сәхнәләштерелгәннән соң аларны зәвыклары булмауда, репертуар сайлауда Буа театрына иярүдә тәнкыйтьләүчеләр дә булды. “Мәхәббәт FM”ны тамашачының яратып кабул итүе безнең юнәлешебезнең дөрес булуын күрсәтте. Бүгенге көндә әлеге комедияне карау өчен билет юнәтүе дә проблемага әйләнде. Театр эшчәнлеген замана таләпләренә туры китереп үстерү дә минем җаваплылыкта.
–Театр артистларының үтеп кермәгән җирләре юк: кыска метражлы  фильмнар, “Яңа гасыр” телевидениесе, татарча ситкомнар, концерт спектакльләр. Шуның өстенә Толымбайда һәм Буада “Тамак” кафесы да ачтыгыз. Республика шәһәрләрендәге театрлар белән чагыштырганда эшчәнлелегезне киң кырлы дип әйтеп була.
–Китереп бирүче юк. Яшим, эшлим дисәң көн-төн чабарга туры килә. Спектакльләр белән гастрольләрдә иң күп йөрүчеләрдән без. Перифериядәге театр исәпләнсәк тә, тәгәрмәч өстеннән төшкән юк. Әле менә 1 апрельдә Казанның”Пирамида” күңел ачу үзәгендә булачак көлке кичәсенә әзерләнәбез. Узган елгы чыгышыбызны халык яратып кабул иткән иде. Быел да тамашачыны рәхәтләндереп көлдереп, ял иттерергә тырышачакбыз. Концертны Илсур Мортазин, Рамил Шәрәпов һәм үзем алып барачакмын.
- Спектакльләрдә роль уйнарга вакыт табасызмы?
-“Кода-кадачалар”, “Утын пүләне” спектакельләрендә уйныйм. Тамашачы Раил үзе кая соң дип, сорап та куя кайчак.
-Кадрлар мәсьәләсен ничек хәл итәсез?
-Кул астында 72 хезмәткәр эшли. Театрда тәртип кырыс. Коллектив әгъзаларына чыбыркы белән перәннек бер үк күләмдә эләгә. Мине аңлаучылар китми. Хезмәт хакы аз димәс идем. Гастрольләрдә йөрүче артистлар аена уртача 20 мең сум хезмәт хакы ала. Әле бу командировчныйларны санамыйча гына. Артистлар бер уңайдан чит шәһәрләр, өлкәләр, андагы тормыш-көнкүреш белән дә танышалар, фикер йөртүләре киңәя. Декабрь аенда 20 кешелек коллектив белән Санкт-Петербург шәһәренә бардык. Әлеге шәһәрдә яшәүче татарлар безнең өчен Финляндиягә чыгу юлын да эзләргә вәгъдә бирделәр. Шулай булгач бу илдә яшәүче милләттәшләребезне дә спектакльләр белән сөендерер көннәр алда әле. Артистларның югары белемгә ия булулары турында да кайгыртам. Дипломның хезмәт хакы түләгәндә дә йогынтысы бар. Театр эшли башлаганнан бирле 14 кеше Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керде. Ренат Әкбәров белән Гөлназ Гыйззәтуллина аны быел тәмамладылар. Гастрольләрдә йөргәндә дә талантлар эзлим. Быел Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаучы 4 егетнең һәм 2 кызның безгә эшкә кайтырга теләкләре бар. Бер без генә түгел, республиканың башка районнары театр коллективлары да кадрларга кытлык кичерә.
–Раил, сез тормышта иң мөһиме дип нәрсәне саныйсыз?
–Рухи яктан гармониядә яшәүне. Һәркемгә дә ул шулайдыр. Җаның тыныч, хезмәтең нәтиҗәле икән – барысы да тәртиптә дигән сүз. Кайберәүләр мине байга саныйлардыр. Янәсе, машинасы бар, Толымайда, Буада кафелар ачты, концерт-спектакльләр уйный, дип. Әмма минем өчен акча бервакытта да беренче урында тормады. Сәнгать, театр – ул минем күңел халәте, яшәү рәвеше. Шагыйрь Ренат Харисның
 Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта.
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып дигән шигыре юллары эчке юлыма-рухыма туры килә. Сүземнең соңында газета укучыларны, театр сөючеләрне Халыкара театр көне белән котлыйм һәм үзебезнең тамашаларыбызга чакырып калам.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International