Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Алар булган җирдә һәрчак бәйрәм
2014 елның 28 марты, җомга
Район мәдәният хезмәткәрләре Адав-Толымбай авылы клубында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Анда алдынгыларны бүләкләүләр дә, җыр-бию дә мулдан булды.
Тамашачы залына килеп керүгә үк бәйрәм атмосферасына чумасың: сәхнә алдында пешкән ризыклардан сыгылып торган табын, кул эшләреннән, төрле конкурс-бәйгеләрдәге уңышлары өчен бирелгән кубоклардан, медальләрдән торган күргәзмәләр чарага килгән һәрбер кешенең игътибарын җәлеп итте. Бәйрәм кунаклары районның мәдәни тормышы белән слайд аша да таныштылар.
Чараны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев ачып җибәрде:
-Тормышыбызның башка өлкәләре мөһим булган кебек, безгә мәдәниятебез дә кадерле. Сез халыкның рухи байлыгын үстерүдә күп көч куясыз. Район данын Россиягә һәм Татарстанга танытасыз. Үзегезгә алмашка яшь буын тәрбияләүдә дә актив эшлисез. Үрнәк өлгесен төшермәгез, гел шулай уңышларга гына ирешергә язсын, - диде ул. Аннан соң Ырыңгыдан Галина Матросовага, Яңа Чәчкаптан Хөрия Җиһаншинага, Адав-Толымбайдан Айрат Мостафиевка, Нурвахиттан Ландыш Сәгъдиевага, Әлкидән Алсу Гыйниятуллинага, район мәдәният сараеннан Клавдия Чебаковага, Асия Минһаҗевага, Инна Минхановага
муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Чираттагы котлау сүзләрен коллегаларына район мәгариф идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин ирештерде.
-Без күптән түгел Казанга барып, республика җитәкчелегенең дә тәбрикләүләрен алып кайттык. Анда РФ Мәдәният министры Владимир Мединский да бар иде. Ул Татарстанның мәдәни үсешендә безнең районның да өлеше зур булуын әйтеп үтте һәм якташыбыз, Буа драма театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевка министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды. Безнең өчен бу зур горурлык. Барыбызга да мондый биек үрләр яуларга язсын. Бәйрәм белән, хезмәттәшләрем, - диде һәм мәдәният идарәсе исеменнән дә Мактау грамоталары тапшырды.
Ә аннан сәхнә бәйрәм “гаеплеләренә” бирелде. Нәни артистлардан
алып өлкәненә кадәр иҗади сәләтен күрсәтте. Тамашачылар Адав-Толымбай балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар чыгышын, “Сезам”, “Биение сердца” төркемнәренең дәртле биюләрен,
җирле артистларның “Шалкан” театральләштерелгән композициясен рәхәтләнеп карадылар, җырчыларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Сәләт яшькә карамый, диләр. Моның шулай икәнлеген Адав-Толымбай авылыннан 83 яшьлек Миңнебану Җаббарова раслады.
Башкорт халык биюен яшьләргә биргесез осталык белән башкарды. Мөдәррис Гайфуллин да сәхнәгә йөгереп менеп, аңа кушылды. Сәхнә ветераны да аның кулыннан Мактау грамотасы алды. Шундый ук бүләкләргә башка ветераннар - Сәрия Хәйруллина, Гөлсинә Мөлекова, Линард Гыйззәтуллин, Иван Николаев, Азат Измайлов, Владимир Петров та лаек булдылар.
Ә аннан иң дулкынландыргыч мизгелләр – ел дәвамында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәдәният йортларын игълан итү вакыты килеп җитте. Мактаулы өченче урын Зур Фролово клубына бирелде. Икенчелекне Чуаш Киштәгенеке алды. Ә елның иң яхшы мәдәният йорты дип Вольнистан авылыныкы танылды. Аларның барсына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз