Буага Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты килде

2014 елның 29 марты, шимбә
Буага Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде. Аны район чигендә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов каршылады.
Кунак шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә “Зарница” хәрби-спорт уенын, “Йолдызлык” фестивалында катнашучыларның чыгышын карады. Ул шулай ук “Яшьлек” спорт, 1 номерлы балалар сәнгать мәктәпләрендә, лицей-интернатта булды. Киләчәктә сафка бастырылачак физкультура-сәламәтләндерү комплексының төзелеш мәйданын  карады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әзерлек чараларының барышы белән дә танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International