Яшь программалаучылар осталыгын күрсәтте

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Традицион “Яшь программалаучылар” район конкурсы узды. Анда 11 урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәбен-нән 24 укучы катнашты, барлыгы 20 доклад тыңланды.
Быел номинацияләр берникадәр үзгәрде. “Прог-рамма продуктлары” һәм “Web-сайтлар (pro)” дип исемләнгәннәрендә Алших урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Владимир Гаврилов, “Web-сайтлар” номинациясендә 2 номерлы лицейда 10 сыйныфта белем алучы Камилә Гыймалетдинова, “Анимация”дә шушы ук уку йортының 5-6 сыйныфлары укучылары, “Preziда компьютер презентациясе” номинациясендә шулай ук лицейдан 10 сыйныф укучысы Илназ Шәрәфетдинов җиңү яуладылар. Яңа Чәчкаптан Булат Гыймадов, лицей-интернаттан Лидия Герасимова, Ташки-чүдән Адель Айзатуллин, Яңа Тинчәледән Тимур Фәхретдинов, Зур Фроловодан Камилла һәм Жанна Козловалар, Ырыңгыдан Геннадий Шурбин, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Алинә Галиева, Илсө-яр Хөснетдинова, Айгөл Мәхәммәтҗанова төрле номинацияләрдә икенче урын алдылар, Яңа Чәч-каптан Гөлнара Сәлахетдиноваың, лицей-интернаттан Гали Габайдуллинның, Раян Самәрхановның, Эмиль Крашеннинниковның, гимназиядән Самат Фәсхетдиновның, Рамил Әхмәдуллинның, Кыяттан Юлия Строкинаның, Кайбычтан Адилә Хәйретдинованың, Түбән Наратбаштан Рәдиф Гариповның эшләре өченче урынга бәяләнде. Җиңүчеләр мәгариф идарәсе әзерлә-гән бүләкләргә лаек булдылар һәм республика кү-ләмендәге бәйгедә катнашу хокукы да яуладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International