Сакланган, димәк, бәла-казадан якланган

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Шәһәр прокуратурасы “Террорчылыкка каршы тору турында”гы 35 номерлы федераль закон үтәлешен тикшерү максатында аеруча мөһим, тормышны тәэмин итү, халык күп җыелу объектларында тикшерү үткәрде.
Аның барышында берничә объектта террорчылыктан саклану чаралары булмавы ачыкланды. “Холод” җәмгыятенең (Буа май-сыр комбинаты) административ бинасы каршындагы Совет урамы юнәлешендәге автомобиль кую урынын “күзәтүче” видеокамера юк. “Буа элеваторы” җәмгыяте бинасында, “Буа Водоканалы” җәмгыятенең “Үзәк”, “Көнбатыш” су алу башняларында хәвеф төймәләре тиешенчә тәүлек буе түгел, ә төнлә генә эшлиләр. Соңгыларында тәүлек буе яздыручы видеокамера юклыгы да ачыкланды.  Әлеге оешмаларның җитәкчеләренә җитешсезлекләрне бетерү буенча кисәтү кәгазьләре бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International