Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Ирешкәннәр һәм проблемалар турында
2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
Узган җомгада Буада эшлекле визит белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булып китте. Аның визитының төп максаты район тормышы белән танышу һәм социаль-төзекләндерү өлкәсендәге проблемаларны уртага салып сөйләшү иде.
Кунак танышуны шәһәрнең 1 номерлы мәктәбеннән башлады. Ул биредә шә-һәр мәктәпләре укучылары арасында оештырылган “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарын карады. Депутат район мәдәният сараенда да булды. Бу вакытта анда “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең зона этабы үтте. Илдар Ирекович анда катнашучылар чыгышын да тамаша кылды. Ә алты районнан килеп укучылар өчен яшәү базасы да булган лицей-интернат тормышы аңарда аеруча кызыксыну уятты. Аны укучыларның уйлап табу сәләте дә шаккатырды – информатика түгәрәгендә шөгыльләнүче алтынчылар кунакларга үзләре иҗат иткән роботны күрсәттеләр һәм үз куллары белән ясаган медальләр бүләк иттеләр. Депутат бер уңайдан шә-һәр үзәк стадионында да булды. Ул биредәге футбол кырына дренажлы ясалма япма җәю һәм мәй-данны яктырту мәсьәлә-ләрен тизләтүдә ярдәменә ышандырды.
Очрашуның рәсми өлеше 1 номерлы сәнгать мәктә-бендә узды. Илдар Гыйльметдинов анда мәдәният һәм мәгариф өлкәсе хез-мәткәрләре, спортчылар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Анда чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов мәдәният һәм мәгариф объектларының торышы һәм эшчәнлеге белән таныштырды:
- Хәзерге вакытта Зур Фроловода балалар бакчасы һәм спорт залы белән яңа мәктәп салу алда тора, Шәмәктә күпфункцияле үзәкне төзеп бетерергә кирәк. Ләкин аларны алып баруга дәүләттән акча сорау өчен иң элек коллективларда уңай эш күрсәт-кечләр күрсәтү сорала, - диде ул. Шулай ук элеккеге һөнәр училищесы бинасын район үзәк дәваханәсе поликлиникасы итеп үз-гәртүне тизләтү мәсьәлә-сен дә күтәрде.
Шәһәрнең лицей-интернаты директоры Әлфир Вә-литов исә үзе җитәкчелек иткән уку йортының уңышлары турында бәян итте, берочтан уку йортына чираттагы капиталь ремонт кирәк булачагын да әйтте.
“Яшьлек” спорт мәктәбе директоры Владимир Храмов буалыларның спортта ирешүләре белән таныштырды. Проблемаларга туктады: балаларны төрле ярышларга алып бару өчен автобуслар, күнегүләр алып барырга – заллар, хезмәт хакы аз булу сәбәп-ле, тренерлар җитми. Бу, кагыйдә буларак, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны кимүгә китерә. Директор Буага заманча спорт комплексы кирәклеген ассызыклады.
Район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин исә заманча мәдә-ният йорты кирәклеге турында сүз кузгалтты, китапханәнең дә өчен катта урнашуы әдәбият сөюче-ләр өчен уңайсызлык тудыруын да өстәде.
Чыгышларны тыңлаганнан соң Илдар Гыйльметдинов йомгаклау сүзен әйтте:
- Сезнең ирешүләр күз алдында. Шуңа күрә дә мәдә-ниятне, мәгарифне, спортны үстерүгә средстволар сорарга тулы хакыгыз бар. Сез кузгалткан проблемалар хәл ителмәслек түгел. Хәзерге вакытта әлеге өл-кәләрне үстерүче федераль һәм республика программалары эшли. Аларда катнашыгыз. Активрак булыгыз, инициативалар күр-сәтегез. Менә, үз средстволарыгыз хисабына заманча спорт комплексы төзүгә керешкәнсез. Мондый объектлар республикада да берничә генә. Аның тө-зелешен алга таба тормышка ашыруда булышачакмын, - диде ул.
Депутат мәктәпләрне оптимальләштерү, бердәм дәү-ләт имтиханнары буенча да үз фикерен белдерде:
- Болар бер-берсенә бәйләнгән. Авылдагы аз комплектлы мәктәпләрне кыскарту финанс чыгымнарына гына бәйләнгән дип уйлыйсызмы? Юк! Мәсәлән, авылда биология укытучысы химия дә, физика да укыта. Әмма мондый “универсаль” укытучы биргән белем белән укучы югары сыйныфта бердәм дәүләт имтиханнарыннан югары баллар алаламы?! Әлегә мин БДИгә альтернатива күрмим. Бу, минемчә, көч-ле укучының престижлы вузларга керә алуына бердәнбер юл. Икенче яктан, имтиханнарда “икеле” алучыга белешмә биреп чыгару шулай ук дөрес түгел. Бу аның хокукларын бозу, бәлки алдагы карьерасына зур киртә куюдыр да.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз