Язгы кыр эшләре старт алды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре старт алды.
“Авангард”, “Тахаръял” агрофирмаларында беренчеләрдән булып күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертә башладылар. “Авангард”та Дмитрий Сидоров, Рамил Әкбәров “Туман” агрегатларында 550 гектарда уҗымнарга, 450 гектарда күпьеллык үләннәргә минераль ашлама кертә башладылар.  “Тахаръял”да  быел 1553 гектарда уҗым культурасын, 700 гектарда күпьеллык үләннәр чәчәргә планлаштыралар. Николай Захаров “Туман 2” агрегатында 785 гектарга минераль ашлама кертте. Уҗымнарны тукландыруга “Нива” агрофирмасында да керештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International