Буа егетләре җиңде

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
“Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перс-пективалар” дип исемләнгән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә Буа егетләре җиңде. Ветеринария техникумының 2 курс студенты Илнур ИСМӘГЫЙЛЕВнең һәм Зур Фролово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Эмиль ГАЗИЗОВның (җитәкчеләре – Гөлнара Исмәгыйлева) эшләре беренче урынга лаек булды.
Шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның ветераннар оешмалары арасында уздырылган республика конкурсының беренче этабында “Шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның ветеран оешмалары арасында  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының Бөек Җиңүенә 70 еллыгына багышланган оештыру-методик эшләрне яхшы башкарган өчен” номинациясендә  өченче урын алуы өчен Буа район ветераннар Советы Татарстан ветераннарының региональ җәмәгатьчелек оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International