Рәхәтлек бирүче картиналар

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
Бу атна башында туган якны өйрәнү музеенда уникаль күргәзмә ачылды. Анда тәкъдим ителгән эшләрнең авторы – үзенчәлекле талант иясе, Һиндстанда туып-үскән, Нью-Йоркта яшәгән һәм эшләгән Шри Чинмой.
Залга авторның берничә дистә эше эленгән. Без ан-дый күргәзмәләрдә гадәт-тә пейзажлар, натюрмортлар, портретлар күрергә күнеккән. Ә монда бик ачык төсләрдәге төрле формадагы, зурлыктагы тамгалар?! Сызыклардан торган кошларны гына танып бу-ла. Картиналарның кайберләренең исемнәре бар, мәсәлән, “Бәхет”, “Җир”, “Камиллек”...
Күргәзмә ачылышына кил-гән җирле рәссамнарны, өлкән буын вәкилләрен, ветеринария техникумы студентларын Шри Чинмойның иҗат, тормыш юлы белән Башкортстан рәссамы, психолог Джавалита Шәрипова таныштырды.  Ул аны 21 ел дәвамында шәхсән белгән һәм 7 ел элек вафатыннан соң башкаларга таныту миссиясен үз өстенә алган. Күргәзмә-гә куелган репродукцияләр дә Джавалитаның шәхси коллекциясеннән.
- 43 яшендә Шри Чинмой беренче мәртәбә кулына пумала ала һәм  “Джарна-Кала” исеме астында үз стилен булдыра. Бенгаль теленнән ул “Фонтан-Сән-гать” дип тәрҗемә ителә. Шри Чинмойның төсләрне интуитив рәвештә туры китереп эшләнгән беренче карашка гади тоелган абстракт картиналары гармониянең дәвалау тойгыларын бүләк итәләр. Рәссамның йөрәгеннән чыккан иҗат энергиясе күргәзмәгә килгән һәр кешегә бирелә сыман. Нәкъ менә тамашачының рәсемнәрдән алган эчке шатлыгына бәйле рә-вештә “Джарна-Кала” дөньяның күп илләрендә танылу алды, мәхәббәт казанды да инде. Санкт-Петербургның Хәрби-медицина академиясе һәм      И. Павлов исемендәге Дәүләт Медицина университеты белгечләре Шри Чинмой картиналарының һәм музыкасының кешеләрнең сәламәтлегенә һәм психик торышына дәвалау, гармонизацияләү эффекты бирүен раслаганнар. Хәтта репродукцияләренең дә.
Останың иҗатында кош образы аерым урын алып тора. Җанның кош образындагы сурәтләре – Шри Чинмойның рәссам буларак визит карточкасы. Аның өчен ирек күгендә очучы кош – ул рух яки эчке “Мин” метафорасы. Рәс-сам: “Кошлар бөтенләй аерым мәгънәгә ия, алар азатлыкны гәүдәләндерә-ләр. Без һавада очкан кошны күрәбез һәм ул безнең эчке ирегебезне искә тө-шерә”,- ди иде. Ул үз гомерендә 16 миллион кош ясаган. Иҗат иткән картиналарының исәбе 200 меңгә тиң.
2006 елның июнендә останың график эшләре Парижда Луврда “Карусель” залында күргәзмәгә куелалар һәм анда килүчеләр тарафыннан бик җылы кабул ителәләр. Картиналарның оригиналлары Лондонда Виктория һәм Альберт Музее, Парижда ЮНЕСКО бинасы, Маракайбо (Венесуэла) шәһәренең рәсем сәнгате Үзәге кебек танылган музейларда һәм залларда урын алалар. Аның эшләре күргәз-мәсе берничә мәртәбә Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасы бинасында да үтте,- ди Джавалита Адиковна.
Шри Чинмойны табигать талантлар белән мул бү-ләкли. Ул музыкант та, ша-гыйрь дә, фәлсәфәче дә, спортчы да. 1600дән күб-рәк китап яза. Алар 24 тел-дә тәрҗемә ителгән. 170 уен коралында уйный бе-лгән. Озак еллар йөгерү белән шөгыльләнгән, 54 яшеннән авыр әйберләр күтәрә  башлаган һәм мо-ны 76 яшенә, гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләгән.
40 елга якын БМОда хез-мәт итә, гуманлы, тынычлык яклаучы кеше буларак таныла. Берничә мәртәбә әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенә тәкъдим ителә. Күпсанлы бүләк-ләргә, премияләргә, мактаулы гыйльми дәрәҗә-ләргә лаек була. Лютес Халыкара академиясенең әдәбият буенча Алтын медале, ЮНЕСКО тарафыннан тапшырылган Неру медале, Мехиконың Язучылар һәм композиторлар җәмгыятенең “Алтын йөрә-ге”, Һиндстан Уты, “Россия Йәрәге” бүләкләре – шуларның берничәсе генә.
Шри Чинмой БМО Секретарьлары У Тан һәм Даг Хаммаршельд, Михаил Горбачев, Нильсон Мандела, Принцесса Диана, Тереза Ана, Папа Иоанн Павел II һәм башка бик күп кү-ренекле шәхесләр белән дөнья, рухи кыйммәтләр турында әңгәмәләр кора. Бөтен дөнья университетларында йөзләгән лекцияләр укый.
Менә шундый күпкырлы, үзенчәлекле шәхеснең эшләре, китаплары, белән май ахырына кадәр танышырга була. Салмак музыка астында экран аша рәс-самның иҗат итү процессын да карарга мөмкин. Күргәзмә ачылышына килүчеләр аннан хозурланып һәм бирегә әле тагын ки-ләчәкләрен әйтеп китте-ләр. Джавалита Шәриповага буалыларга мәдәният елында мондый бәйрәм бүләк иткәне өчен район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллин барысы исеменнән дә рәхмәт җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International