Талантлы яшьләр кабат сәхнә тотты

2014 елның 4 апреле, җомга
Үткән атнада Идел аръягы районнарының иң талантлы балалары Буага җыелды. Район мәдәният сараенда “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды.
Ике көн дәвамында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллинадан, ТРның атказанган сән-гать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россиянең театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановтан һәм башка күренекле сән-гать әһелләреннән торган мәртәбәле жюри 230 номер арасыннан “иң-иңнәр” ен сайлап алды. “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбль”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләрендә җиңүчеләр үз чыгышларын гала-концертта тамашачы хозурына җиткерделәр. Ә алар шулкадәр күп иде – зал үзләрен көчкә сыйдырды. Бирегә чыгыш ясаучы егет-кызларның әти-әниләре, дуслары-сыйныфташлары гына түгел, җыр-бию яратучылар да килде.
Мин балалар чыгышларын бик яратам, алар катнашындагы концертларны калдырмаска тырышам. Алар шулкадәр ихлас, самими. Чын артистлар да бер кырыйда торсын,-          ди буалы Марина Афанасьева.
Бүгенге тамаша да шуны ачык күрсәтте. Инде ничән-че ел рәттән концертны ачу хокукы район мәдәният сараенда Инна Минханова җитәкчелегендә эш-ләп килүче “Гольфстрим” бию төркеменә бирелде. Бу юкка түгел – үзләренең тигез, җиңел хәрәкәтләре, елмаеп һәм дәрт белән биюләре белән тамашага кабатланмас ямь, җылылык бирәләр. Киемнәренең матурлыгы аерым соклану тудыра.
Кече, урта, өлкән яшь төркемендәгеләрнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Өч төркем дә хаклы рәвештә  беренчелекне алды. Тамара Убаськина җитәкчелегендәге “Мозаика” биюче-ләре дә осталар – алар кече яшьтәгеләр арасында икенче булдылар. Җырчылардан республика турына өлкән яшь төркемендәгеләр – студентлар Гүзә-лия Муксинова (1 урын), Наил Нәбиуллин (2 урын), Буа дәүләт драма театры артисты Ильяс Киньягулов (3 урын), уртанчылардан Вера Евдокимова шәкерте Регина Сабирова (3 урын) гына уздылар. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенең Наилә Таҗетдинова һәм Римма Шәйхетдинова җитәкчелегендәге “Шатлык нуры” вокаль ансамбле урта төрке-мдәгеләр арасында икенче һәм Наилә Таҗетдинова белән Газинур Хәйретдинов җитәкчелегендәге “Подснежник” кече яшьтәгеләрдән өченче булдылар. Җиңүгә омтылышлары өчен махсус бүләкләр Әлфинур Вәлиева җитәкчелегендәге “Альянс”, “Топотушки” бию төркемнәре һәм нәфис сүз остасы Илфат Исмәгыйлевкә (җитәк-чесе – Гөлнара Исмәгыйлева) тапшырылды.
Балаларга Зилә Сөнгатуллина, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм башкалар теләкләрен җиткерде-ләр, алга таба да иҗат уңышлары теләделәр. Жюри әгъзалары, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гран-при ияләре, Мәскәүдә ГИТИСны тә-мамлаган  Айдар Сөләй-манов, шулай ук концертны алып барган Рузил Гатин тамашачыларга опера арияләренә попурри да бүләк иттеләр.
Бу көнне сәхнәгә чыгу, җи-ңүләр яулау насыйп булмаса да, талантлы яшьләребез тагын да бар безнең. Алар үзләренең сәләтлә-рен зона этабы дәрәҗә-сендә үткән район сайлап алу турында күрсәттеләр. Жюри ике көн дәвамында шулай ук 100ләп номер карады. Алар арасыннан зона бәйгесенә тагын җырчылар Дарина Нуриева, Кәрим Фәсхетдинов, Лилиана Самәрханова, Рената Шәрипова, Полина Кузьмина, Камилә Камалиева, Әлфис Хисаметдинов, Эльмира Сабитова, Оксана Попова, Руслан Фазлыев, Оксана Алексеева, Илсөяр Җамалетдинова, нә-фис сүз осталары Рената Шәрәфетдинова, Камил Сәгъдиев белән Ралинә Вахитова, Булат Кадыйров белән Камилә Камалиева, Илнур Исмәгыйлев, Марина Ибраһимова, “Эдельвейс”, “Смайлики”, “Мозаика”, “Ритм”, “Антрэ” бию төркемнәре узган иделәр. Алар да, әле тагын өченче урыннарны алучылар һәм-мәсе дә җиңүчеләр, чөнки чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде, алкышларга күмелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International