Видеопроектор талантларны ачарга булышачак

2014 елның 4 апреле, җомга
Чуаш Киштәге авылы мәдәният йорты яңа видеопроекторлы булды. Аны күптән түгел Татарстанның Дәүләт алкоголь һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе җи-тәкчесе Игорь Марченко бүләк итте.
Барысы да Казан кунагының авыл җыенында катнашуыннан башланды. Авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык уен кораллары оркестрының күңелле чыгышын карагач, Игорь Александрович җир-ле артистларга ярдәм итәргә теләвен белдерде. Клуб мөдире Федор Петров оркестрга яңа җырлар өйрәнү, авыл яшьләрен ки-но сәнгате серләренә тө-шендерү өчен яңа видеопроектор кирәклеге хакында әйтеп узды.
Вәгъдә иман, диләр. Бер айлап вакыт узгач, Игорь Марченко кабат кунакка кайтты. Бу юлы көтелгән бүләк белән. Яшь музы-кантлар да аңа рәхмәт йөзеннән иң яхшы җырларын башкардылар, уен коралларында сыздырып таныш көйләрне уйнадылар.
Шул көннән башлап яңа җиһаз “эшкә җигелде”. Оркестрда шөгыльләнүчеләр проектор аша төрле иҗади коллективларның чыгышлары белән танышалар, МРЗ һәм DVD форматтагы методик кулланмаларны файдаланып, музыкаль чыгышлар әзерлиләр.
- Балаларга мондый зур бүләк ясаган өчен Игорь Александровичка без бик рәхмәтле. Кем әйтмешли, кинотеатр үзебездә хәзер. Яшьләргә фильмнар күр-сәтергә җыенабыз, - ди Фе-дор Петров.
 Бүләк видеопроектор яңа талантларны – фильм тө-шерүгә, аңа сценарий язуга сәләтлеләрне барлауда да ярдәм итәчәк. Федор Петров һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тамара Петрова белән берлектә тиздән “Сам себе режиссер” бәйгесен үткә-рергә җыеналар. Авыл яшьләре уздырыштан тормыштагы кызык хәлләрне кесә телефонының, фотоаппаратның видеокамерасына төшереп, аңардан көлкеле сюжет эшләргә керешкәннәр дә. Ә аннары авылның олысы-кечесе клубка җыелып, бергәләп иҗади эшләрне караячаклар, бәйгенең җиңүчеләрен билгеләячәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International