Сукбай этләр күбәйде. Нишләргә?

2014 елның 5 апреле, шимбә
“Соңгы вакытта шәһәр урамнарында сукбай этләр күбәйде. Кайбер аулаграк урыннардан көндез үтүе дә куркынычка әверелде. Бигрәк тә Яшьләр, Б. Хмельницкий, Үзәк урамнарда, үзәк дәваханә тирәсендә күп алар – гаражлар, сарайлар артыннан өере-өере белән килеп чыгалар. Аларның һөҗүменнән куркып бер йортта яшәүче әти-әниләр уку елы башыннан бирле балаларын 2 номерлы лицейга чиратлап озаталар һәм каршы алалар. Ләкин бу хәлдән чыгу түгел. Кич, төнлә эштән кайтучылар бар. Җитмәсә этләр торган саен үрчи. Нишләр-гә? Этләр проблемасын ничек хәл итәргә?
Шәһәрнең Яшьләр урамындагы 1, 5, 13 номерлы, Б. Хмельницкий урамындагы 54, 48 номерлы, Үзәк урамдагы 7 номерлы йортларында яшәүче ата-аналар.“
Редакциягә иясез этләр күбәюгә борчылып язылган хатларның берсе генә әле бу. Авторлар нигездә өлкән яшьтәге пенсионерлар һәм кечкенә балаларның әти-әниләре. Бу проблема үзебезгә дә таныш. Көнбатыш бистә ягыннан килүче коллегаларыбыз агач утыртмалары арасыннан этләрнең өреп өскә килүләрен, көчкә котылуларын сөйләделәр. 2 номерлы лицей тирәсенә иясез этләр ияләшүен дә күп тапкырлар ишеттек. Газетабыздагы “күңелем ачам” рубрикасы астында шул темага борчылып фикер белдерүче укучыларыбыз да булды.
Без әлеге мәсьәлә буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр НИКИФОРОВка мөрәҗәгать иттек:
- Шәһәрдә сукбай этләрнең күп булуы миңа мәгълүм. Узган ел хуҗасыз этләрне һәм мәчеләрне аулау турындагы законның гуманлашуы, хайваннарны яклаучыларның активлашуы да хәлне катлауландырды. Шуңа күрә былтыр аулау оештырылмады. Этләрнең күпләп үрчүенең бер сә-бәбе шул. Икенче яктан, йорт хайваннары асраучы хуҗаларның да зур җаваплылык алулары турында да искәртер идем. Бигрәк тә шәхси йортларда яшәүчеләр маэмайларны кечерәк вакытта үз яннарында тоталар да, үскәч дүрт аяклы дуслары кирәкмәскә әйләнә. Иясез калган этләр үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр булалар, усалланалар, күпләп үрчиләр, кешеләргә ташланалар. Хайванны ияләштергәнче ахырын да уйларга кирәк.
Быелның 24 мартында район башкарма комитеты район территориясендә кешеләрнең һәм хайваннарның котыру авыруы йоктыруын профилактикалауны көчәйтү турында карар чыгарды. Анда шәһәр территориясендә һәм торак пунктларда хуҗасыз этләрне һәм мәчеләрне аулау, исәпкә алу һәм саклап тоту кагыйдәләрен эшләү турында да әйтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International