Туйбактиннар династиясе

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Казахстан егете Үзбәк Туйбактин белән Буа районын күп нәрсә һәм күп еллар бәйли. Кыят авылы участок дәваха-нәсен сугыштан соң торгызган, район үзәк дәваханәсен җитәкләгән табибка, исән булса, 6 апрельдә 100 яшь тулган булыр иде...
Казахстан өлкәсендә туган егет 16 яшьтә Татарстанга килә, “рабфак” аша Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Яшь табиб хатыны – коллегасы Наҗия белән эшкә Татарстанда калырга уйлыйлар.     Ютазы районының бер авылында участок дәваханәсендә беренче чирканчык алган белгеч армиягә чакырыла, аннары Сызрань шәһәрендә, Ерак Көнчыгышта хәрби табиб булып эшли.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Үзбәк Туйбактин Ленин-град, аннары Калининград фронтларында алгы сызыкларда хирург һәм дивизия медицина санитар батальоны начальнигы булып эшли. Кенигсбергка җитә. Үзбәк Туйбактинның батырлыгын газеталар да яза. “Советские воины” басмасында аның турында: “3нче санитар хезмәтчелек санитар хезмәтчелеге начальнигы, хәрби табиб Туйбактин берничә төн йокламыйча яралыларга ярдәм күрсәтте. Ул бер-нәрсә белән дә санашмады” дип язылган юллар бар. Табиб үзе дә берничә тапкыр яраланган, шуңа карамастан операцияләр ясауны ташламаган. Аның батырлыгы, түземлеге дәүләт бүләкләре – орден-медальләр белән бәяләнде.
Хатыны Наҗия Борһановна белән алар сугыш елларында гына аерылып тордылар. Аннары бергәләп элеккеге Кыят земск дәваханәсен торгызуга керештеләр. 1947нче еллар. Медикаментлар җитми, медицина җиһазлары турында хыялланырга гына кала. Туйбактин барлык көчен, үҗәтлеген дәваханәне рәт-кә кертүгә багышлады. Шул ук вакытта кырыс тәҗ-рибә мәктәбе узган табиб операцияләр ясап, күпме кешеләрне аякка бастырды. Ә хатыны – бер үк вакытта терапевт та, педиатр да, күз табибы да, лор да булган Наҗия аның янәшә-сендә. Сугыш кырларын узган фельдшер Борис Карпухин һәм акушерка     А. Пименева баш табибның уң кулы ролендә булдылар. Менә шундый бер-дәм коллектив ничә еллар кешеләргә икенче тормыш бүләк  иттеләр. Үзбәк Тәхавиевичта оештыручы таланты да йокламаган булып чыкты, тәки Кыят дәваха-нәсен тиешле дәрәҗәгә китерде – 1961 елда ул Татарстанның иң яхшы участок дәваханәсе исеменә лаек булды.
Үзбәк Туйбактин Буа район үзәк дәваханәсенә баш табиб итеп күчерелгәч, Кыятта аның эшен кызы Нелли һәм кияве Илдар Камаловлар дәвам итте. Алар анда 1967 елгача эшләде. Илдар Камалов участок дәваханәсе табибыннан профессор, Казан дәүләт медицина университетының кафедра мөдире дә-рәҗәсенә җитте, ә Нелли Үзбәковна республика клиник дәваханәсенең югары категорияле терапевты булды.
Соңрак Үзбәк Туйбактин Ульяновск өлкә дәваханәсендә хезмәт куйды. Ә аның һөнәрен мирас иткән улы Ринат өлкәнең баш анестезиологы, аның хатыны – педиатр Ләлә Һадиевна.   Алар иңгә-иң эшләделәр. Туйбактиннар династиясенең данлы эшен аларның кызлары Ульяновск өлкәсенең баш перинатологы Диләрә Туйбактина-Касыймова һәм тормыш иптәше – ангиохирург, медицина фәннәре кандидаты А. Пигин белән әйдәп баручы гинеколог-эндоскопист Гүзәл лаеклы дәвам итәләр.
Туйбактиннарның өченче буын табиблар династиясеннән Камаловларның кызы Лилиана. Ул  Казанда стоматология клиникасы җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты. Оныклар да традициядән тайпылмаска исәплиләр.
Шул рәвешле Үзбәк Туйбактин чишмә башында торган династия инде 10 кешене берләштерә, алар барысы бергә 300 елдан күбрәк вакыт медицинага хезмәт итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International