Безнекеләр белән горурлан

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Якташларыбыз яңадан-яңа үрләр ала тора
Мәдәниятне үстерүдәге казанышлары, озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Буа Дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Илдар улы САДРИЕВ Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
“Социаль хезмәт күрсәтүдә иң яхшы хезмәткәр” Бөтенроссия конкурсының зона этабында буалылар да җиңү яуладылар. “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Эльмира Илдар кызы БУЛАТОВА “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча иң яхшы белгече”, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Светлана Ивановна ГОРЕЛКИНА “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы социаль хезмәткәре” булып танылдылар һәм республика этабына юллама алдылар. Тәбриклибез һәм анда да уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International