Тәтештән – җиңү белән

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе
Волейболчы ир-егетләр Тәтеш муниципаль районы башлыгы кубогына үткә-релгән районара турнирдан җиңү яулап кайттылар.
Идел аръягының 7 районы командасы катнашкан әлеге бәйгедә буалылар бер уенда гына оттырдылар. Калганнарында Адав-Толымбайдан Марат һәм Эдуард Вәлиуллиннардан, Альберт һәм Айдар Саттаровлардан, Илнур Хөсниевтан, Илназ Шәкүровтан, Карлыдан Рәфис Ахуновтан, Буадан Фәнил Абдрахмановтан торган команда көндәшләреннән өстен булды. Ярты төнгә кадәр дәвам иткән кие-ренке көрәштә икенче урында хуҗалар, өченчедә – Чүпрәле волейболчылары.
Сүз уңаеннан, Марат Вәлиуллин җитәкчелегендәге Буа командасы волейбол буенча Татарстан чемпионатында да      яхшы нәтиҗә күрсәтте – җиденче урын алды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International