Кыр казларына ау башлана

2014 елның 11 апреле, җомга
Икенче атна ахырыннан – 19 апрельдән  язгы ау сезоны ачыла. Ул 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аучыларның һәм балыкчыларның Буа җәмгыяте идарәсе рәисе  Алексей Николаев хәбәр итүенчә, юлламасыз һәм ауга рөхсәтсез ауга чыгу  тыела. Аларны алу өчен Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 159 йорт адресы буенча  җәмгыятькә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы тереклек дөньясы объектларын саклау буенча идарәсенең район (районара) бүлеге начальнигы Михаил Филин аучыларның ауга чыкканда үзләре белән аучы билеты, корал йөртүгә рөхсәте булырга тиешлеген дә искәртә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 24 декабрендәге 1119 номерлы карары белән киек кошларга ау нормалары да билгеләнгән. Бер көнгә кыр казына ул ике-дән, ата үрдәккә һәм тәлләтәвечкә (вальдшнеп) өчтән күп булмаган күләмгә тиң. Аучылар шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм  чисталык тәэмин итәргә бурычлылар. Табигатькә сакчыл караш беренче урында булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International