Якташлар белән күрешергә килдек

2014 елның 11 апреле, җомга
Үткән шимбәдә Яр Чаллы шәһәрендәге “Буа якташлыгы” җәмгыяте чираттагы мәртәбә очрашу тантанасы оештырды. Автокалада гомер итүче буалыларның бер-берсе белән аралашып яшәвенә, туган якларыннан җылы хәбәр-сәламнәр алып килүче якташлары белән очрашуларга юл ачкан бу матур традиция 1996 елдан ук килә.
Бер-берсен күрергә атлыгып торалар. Бу эштә беренче карлыгачлар булган буалыларга бүген инде күп районнар кушылды. Ә барыбер дә безнекеләр башкалардан уздыра.
- Моның кадәр күңел биреп эшләгән оештыру комитеты бүтән юк. Ял димәде-ләр, кич димәделәр “Энергетик” мәдәният сараена җыелдылар, киңәшләште-ләр, телефоннарына шалтыратып, өйләренә барып якташларын очрашуга чакырдылар, - ди мәдәният сарае директоры Гөлзадә Ирзаева.
Оештыручыларның берсе, тумышы белән Кайбыч авылыннан булган, Яр Чаллыга 1978 елда килеп урнашкан укытучы Фирая Кәримова әйтүенчә, эш ел әйләнәсе дәвам итә. Төрле бәйрәмнәрне бергә-ләп үткәрәләр, корбан чалалар, өлкәннәрне, ветераннарны бүләкләр белән сөендерәләр. Монда спонсорлар ярдәмгә килә.    
Очрашу урыны – Энергетик” сарае
Бу көнне бирегә халык агылды да агылды. Урта яшьтәгеләр аеруча күп, ак яулыклы әбиләр дә, түбә-тәй кигән бабайлар да бар. Кыят авылыннан Гөлфия Фәйзуллова, Аккүлдән Равия Каюмова, Нурлат районында туып-үскән, 40 ел Кыят мәктәбендә балалар укыткан һәм Буаны туган ягы санаучы Нәзифә Зыятдинова бер генә очрашуны да калдырмаска тырышалар.
- Сагынабыз, безне белгән һәркемгә сәламнәребезне юллыйбыз, - диләр. Әнә, Буадан элеккеге сыйныфташлар Людмила Цыганова, Юлия Алакова, Роза Рәхимова, Фая Садретдинова яшьлек елларын искә алып, бергә җыелышып килгәннәр. Унөч ел автокалада гомер итүче 87 яшьлек Сөембикә әби Хөсәенованың бирегә беренче генә аяк басуы.
- Башка елларда нигәдер вакыт таба алмадык. Бик күңелле икән, тагын да килербез әле,- ди ул. Кызы Рәмзия, кияве Зөфәр Нә-биевләр дә аны хуплыйлар.  Әле Зөфәрнең якташлары минзәләлеләр белән очрашуга да барырга телиләр. Җәмгыятьне 13 ел дәвамында җитәкләгән Норлат авылында туып-үс-кән Зөбәрҗәт Акмаева Казаннан кадәр килгән. Яр Чаллы да аның туган шә-һәренә әверелгән шул ин-де. Бүгенге җитәкче Фәнис Фатыйховка, оештыру комитетыннан бертуганы Фаязга терәк булырга дип Буадан әти-әниләре Фә-һим абый белән Фәүзия апа килгәннәр. Кодагыйлары Саимә Җәләлованы да калдырмаганнар. Фәүзия апа якташлыкка атап шигырьләр язган, аларны сәхнәдән яңгыратты.
Туган як тарта. Сез дә сагынасызмы?
Гөлзадә Ирзаева тантананы шул сүзләр белән башлап җибәрде. Халык аңа җавап итеп гөрләтеп кул чапты – сагынмаган кая ул! Илдар Абдуллинның скрипкада Ренат Гобәйдуллинның “Хәтер” көен башкаруы аларны яшел чирәмле ишегалларына, тәмле аш, мичтә пешкән ипи исе аң-кыган өйләренә, яланаяклы балачакларына алып кайтты.
Аннан сәхнәгә Яр Чаллының Комсомол районы башлыгы Ильяс Мөхәммә-тов күтәрелеп, буалыларга хакимият исеменнән котлауларын, теләкләрен җиткерде, Казанда “Буа якташлыгы”ннан Марс Алиевка, муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловка уңган буалыларның да исемнәре кергән Яр Чаллы энциклопедиясен бүләк итте. Шундый данлыклы шәхесләрнең берсе – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, эре төзелеш оешмасы генераль директоры, якташлыкның төп ярдәмчесе Мөнир Гайнулловның да әйтер сүзләре күп булды.
- Миңа гомер, олы тормышка юллама биргән Буа бе-лән дә, хезмәтнең бөтен баскычларыннан үткән Чаллы белән дә горурланам, - ди ул. Сәхнәгә автозавод төзелешенә беренчеләрдән булып килгән, озак еллар бер урында эш-ләгән, юбилейларын билгеләп үтүче буалылар тагын да күтәрелделәр – аларга якташлык, Буа районы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Буалылар залда утыручы  якташларын чәкчәк белән дә сыйладылар, күчтәнәчкә Буа шикәрен дә алып килде-ләр. Туган якларыннан сә-ламне Азат Айзетуллов ирештерде:
- Без бу очрашуларны ел саен көтеп алабыз. Яр Чаллыны иң матур калаларның берсенә әверелдерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәбез. Сезнең белән горурланабыз, моңа ара ераклык һич киртә түгел. Үзегез дә онытып бетермәгез. Сабан туена кайтыгыз. Көтеп калабыз,- дип “Буа якташлыгы”на бүләкләр бирде. Марс Алиев  казанлылардан 50 мең сум акча тапшырачакларын әйтеп шатландырды.       
Фәния
килмәдеме әллә?
Тантана башланганчы ярчаллылылар Фәния килмә-деме әллә дип, аптыратып бетерделәр. Озак еллар шушы “Энергетик” сәхнә-сеннән моңлы җырларын бүләк иткән Фәния Исхакованы көтеп алалар, яратып тыңлыйлар алар. Бүген дә алкышларга күмделәр үзен, юбилее уңаеннан бү-ләк тә әзерләгәннәр. Якташларыбыз “Гольф-  стрим”ның биюләрен, Фә-рит Садриевның, Илдар Нуруллинның баянда уйнавын, Виктор Моисеевның, Илсөяр Кузьминаның, Гү-зәл Салаватованың, Рамилә Шәрәфетдинованың, Рамилә Мөхәммәтҗанованың, Регина Сабированың, “Шатлык нуры” вокаль ансамбленең җырлавын, Рөстәм Әхмәдуллин сөй-ләвен дә бик ошаттылар. Моңга бай буалылар Чаллыда да яши икән. Аларның чыгышлары да күңел-гә ятышлы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International