Ракеталар сынаучы якташыбыз

2014 елның 12 апреле, шимбә
Буген космос эрасы башлануның 53 еллыгын билгеләп үтәбез. 1961 елның 12 апрелендә космоста кеше, безнең Юрий Гагарин дигән хәбәр бөтен дөньяны яңгыратты. Ә бу көнне якташыбыз, Казан авиация институтының самолет төзү факультетының дүртенче курс студенты Рәсим Бикалов лекция тыңлый иде әле.
Ул чакта яңа белгечлек – очу аппаратларының очыш динамикасы буенча укучы егет берничә елдан танылган Королев конструкторлык бюросында хезмәт куярмын дип башына да китерми. Бүген ул С. П. Королев исемендәге “Энергия” Ракета-Космос Корпорациясе дип атала һәм Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә урнашкан.
Рәсим эшчән татар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Җәүдәт Касыйм улы безнең Яңа Тинчәле авылыннан. 16 яшендә ул Донбасска китә, шахтада эшли. Шунда паспорт алганда фамилиясен үзгәртәләр – Бикколовтан Бикаловка әверелдерәләр. Бабасы Касыйм ага язучы, шагыйрь, балалар уку китаплары авторы, туган якны өйрәнүче иде. Аның бөтен гомере диярлек Яңа Тин-чәледә үтте, мулла булып хезмәт итте. Рәсим институтны тәмамлагач, берничә ел Мәскәү өлкәсенең Дубна шәһәрендә, Баш конструктор Березнякның авиация Конструкторлык Бюросында эшли. Ракеталар аэродинамикасы бүлегендә исәп-хисаплар ясый, әмма аны сынаулар үткәрү - ракета-космос техникасы төзелешенең төгәлләү өлеше үзенә тарта. Һәм 1967 елның июлендә үзен Мәскәү астындагы Подлипкига Королев конструкторлык бюросының сынау комплексына кабул итә-ләр. Баш конструкторны ул исән килеш күрә алмый, аның эшен хезмәттәшләре дәвам итәләр һәм Королев уйлап тапканнар Бикаловның инженерлык гасырына да җитә.
Якташыбыз өчен киңкырлы, киеренке темплы эш башлана. Бу вакытта эре конструкторлык бюролары, фирмалары арасында көчле конкуренция барлыкка килә. Рәсим  Бикалов ай программасы (пилотсыз аппаратлар) буенча ракета-космос техникасын очыш сынауларында, “Со-юз”, “Прогресс” кебек җир яны транспорт космик корабльләрен, “Салют” кебек беренче орбиталь станцияләрен эшләтүдә катнаша. Инженерлык хезмәте башында күп тапкырлар Кырымга беренче очышлар белән идарә итү үзәгенә, Казахстандагы Байконур космодромына, Ерак Көн-чыгышка космик аппаратларны күзәтү буенча җир өсте үлчәү пунктларына командировкаларга бара. “Космонавт Владимир Комаров”, “Космонавт Юрий Гагарин” һәм “Академик Сергей Королев” йөзмә фәнни-тикшеренү судноларында онытылмаслык диңгез экспедициясе рейсларында катнашу бәхетенә дә ирешә. Очышлар программалары өстендә, Атлантик океанда, Урта диңгездә 1,5-2шәр ай дә-вамында космик корабль-ләр һәм станцияләр белән автоном эшләүдә катнаша. Хезмәте дәверендә унике илдә, Европаның, Азиянең, Төньяк һәм Көньяк Американың егермедән күбрәк порт шәһәрендә була. “Мир” орбиталь станциясенең космик корабльләре һәм модульләре очышын тәэмин иткән Рәсим Бикалов бүген халыкара космик станциясе очышын тәэмин итүдә катнаша.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International