Апрельдә бакча эшләре

2014 елның 12 апреле, шимбә
Апрельдә март кары эрегән туфрак та, һава да бик тиз җылына. Бу чорда бакчачы мәшәкатьләре бермә-бер арта.
Ботак очларын кисү
Җиләк-җимеш агачларының “йокы” вакыты бетә, аларның вегетация чоры башлана. Беренче булып зелпе, карлыган, крыжовник куакларының чәчәк бөреләре уяна, шуңа күрә аларның ботак очларын косметик кисүне ашыктырырга кирәк. Ә туфракны таптамас өчен аяк астына такта салырга, чәнечкеле ботаклар белән эш иткән-дә озын саплы эш кораллары кулланырга кирәк. Берочтан кура җиләге бе-лән кара җиләк куакларын да бәйләвеннән азат итәр-гә онытмагыз. Шулай ук аларны да иске, авыру, сынган ботаклардан арындырыгыз. Ә менә алмагач, груша, төшле җимешләр агач-куаклары ботаклары очларын бакчада җир кип-кәч кенә кисәләр. Җимеш бакчасында бу эшләрне май ахырына кадәр, чәчәк ату тәмамланганчы дәвам итәргә мөмкин.
Ялгау
Әлеге эш югары квалификация таләп итә. Аңа бөре-ләр ачылганчы керешергә кирәк. Төнге аз гына туңдырулар ялганган чыбыкчаларның тернәкләнеп китүенә зыянламыйлар. Абрикос, черешня, чия, слива, сары сливаны сок йөри башлаганчы чыбыкча бе-лән ялгарга кирәк. Язгы ялгауның уңышлы килеп чыгуы күп нәрсәдә чыбыкчаларның сыйфатына бәй-ле. Аларны агачтан кисеп алуга ялгарга ярамый. Туңган, кипкән, шулай ук бөре-ләр җибәргән чыбыкчалар ялгау өчен яраксыз.
Тукландыру
Кар киткәч, туфракның эрүен көтмичә дә, җиләк-җи-меш агачларын минераль ашламалар белән тукландыралар. Таң белән кәүсә янындагы туң йөгергән туфракка һәм җиләк түтәл-ләренә рәт араларына селитра (20-30 г/кв.м.) яки акварин яисә кристалон, растворин (30-40 г. кв.м.) кертелә. Көндез, бозлар эрегәч, ашлама тамырларга эләгә.
Шул ук вакытта кура җиләге, кара җиләк рәтләре араларына, җир җиләге түтәлләренә, черешня, чия куаклары әйләнәсенә мүлчә рәвешендә тирес, торф, компост яисә сидекчә өс-тәп (массаның 0,5-1 проценты кадәр) пычкы чүбе сибәләр.
Агарту
Җиләк-җимеш агачларының скелет ботакларының штамбларын һәм нигезләрен кабатлап агарталар, ә яшь һәм җимеш бирмәүчеләренекен – еш һәм бөтен ябалдашларын. Известьлы эремә болай әзерләнә: 10 литр суга 3 килограмм известь, 300 грамм бакыр купоросы, 40 грамм сабын яки бер стакан сөт кушарга. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм тышча астында кышлаган чәчәк ашаучыларны, бетләрне, гөмбә-чекләрне, мүкне юкка чыгара. Агачларны агарту ал-дыннан иске тышчадан, мүктән, лишайдан чистартырга кирәк. Аларга 10 литр суга 20-23 грамм сернокислый цинк кушылган эремәне өстәп, тимер купоросының 3 процентлы эремәсен сиптерәләр.
Тагын берничә киңәш...
Әгәр көз агач-куаклар астыннан яфракларны җыеп калдырмаган булсагыз, кар киткәннән соң туфракка 6-8 процентлы сидекчә эремәсе сиптерү хәерле.
Виноградтан япмаларның бер өлешен алырга була, ә аның ботакларын бөре-ләр “йоклаган” урында гы-на кисәргә ярый, югыйсә, тыеп булмаслык “елау” башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International