Сабантуйга – тавык шулпасы

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Халык мартта үстерү өчен чебеш ала башлады. Сары “йомгаклар”, белеп карасаң, Сабантуйга өлгерергә дә тиешләр. Аларны баш санын киметмичә  ничек үстерергә? Әлеге язмадагы мәгълүмат хуҗабикәләргә файдалы булыр дип ышанабыз.

Сайлаган –алдатмаган
Чебеш сатып алганда аның тышкы кыяфәтенә игътибар бирегез: йоны йомшак, чиста булсын, ти-зәк буялганы ашказаны эшләмәгәнне аңлата. Канатлары салынганын да сайламагыз. Кошчыкларның аяклары сары, туры, басып торганда “чайкалмый”, күзләре кабарынкы, ялтырап тора торган булсын. Хәрәкәтчәнлекләрен тикшерү өчен берничә “са-ры йомгак”ны аерып куегыз да, сак кына чиертеп карагыз, сәламәт бройлерларның гәүдәләре “дерт” итеп китә һәм  качалар.
Ничек карарга?
Чебешләрне диварлары сабын белән юылган, известь белән буялган (бу аларны төрле инфекция эләктерү куркынычыннан саклый)  бинага ябалар. Аның эчендә үтәли җил уйнарга, җылылык температурасы 30 градустан да ким булырга тиеш түгел. Идәнгә одеял яки җәймә җәяргә кирәк, аны пычранган саен алыштырып тору мәслихәт. Болай эшләмә-гәндә бина эчендәге кислород кими,  исле газ бүленеп чыга башлый. Беренче ике атнадан соң идәнгә пычкы чүбе сибәргә була. Кошлар тотыла торган урын тәүлек буе яктыртылырга тиеш, киресенчә булганда яшь организмда матдәләр алмашы акрын бара. Үсә төшкәч, аларның иммунитеты ныгый, чебешләргә кояш яктысы да җитә. Торак мәйданын ки-ңәйтә бару мөһим, тәүлеклек 18 чебешкә 1 квадрат метр урын җитсә, бройлерлар үсә барган саен йөрү урыннары да зурайтыла. Ак йон чыгара башлагач, ишегалдына җибәрергә була.
Нәрсә ашатырга?
Чебеш-бройлерлар өчен катнаш азык өч төрле була. Өченче көндә туралган яшел азык (тәүлеккә бер чебеш башына 6 грамм исәбеннән) кертергә ярый. Аннары әкренләп ваклатылган бөртек кушарга да мөмкин. Ләкин артыгын би-рү кирәкмәс, чөнки үләнле көрпәдә клетчатка күп, чебешнең организмы аны авыр эшкәртә. 10 көннән рационга балык һәм көнбагыш мае кушылган азыклар кертү мөһим. Аз гына пешкән һәм уылган бәрәң-ге һәм кишер, яшел азык бирергә дә онытмаска ки-рәк. Чебешләрнең аяк астына кечкенә шома ташлар да салу отышлы, аны чукыганда томшыклары ныгый. Ләкин ком салырга ярамый! Бройлерларга 20 көннән соң пешкән, изел-гән бәрәңге бирә башлыйлар. Ул сөт ризыклары бе-лән катнаштырыла. Үсеш чорында азык А, Е, D витаминнары белән баетылсын. Соңгысы рахит авыруыннан коткара. Зур бройлерларны мул иттереп көнгә өч тапкыр ашаталар: сәгать иртәнге 6 да, төш-тән соң, ятар алдыннан.
Чебешләрнең беренче көннән үк алларында чиста, җылы су торырга тиеш. Эче китмәсен өчен марганцовка эремәсе кушылганын да биргәләп торырга кирәк. Савытларын даими рәвештә сабын белән юып торыгыз.

Гөлҗиһан КӘРИМОВА:
- Мин ел саен март уртасында 50 бройлер чебеш алам. Аларны идәненә җылы җәймәләр җәелгән бүлмәгә  җибәрәм. Катнаш азыкны алдан ук туплап куям. Юешләнсәләр, суны алып торам, кипшенсеннәр өчен өч литрлы банкалар эчендәге лампочкаларның куәтлерәкләрен куеп торам. 1-2 атна узгач, яшь кычыткан яфракларын җыеп, иттарткыч аша чыгарам да, катнаш азыкка кушып бирәм. Алтынчы ел үстерәм, әлегә берсенең дә үлгәне юк.
Гөлүсә ӘХМӘТОВА:
- Бройлер чебешләрне ике партия алам, яз, җәй уртасында. Кечкенә чебешләр өчен катнаш азык биргәндә үк аз-азлап әчегән сөт, эремчек кушам. Алар өчен иң мөһиме җылы һәм коры урын кирәк. Башта абзарда чүпрәкләр, пычкы чүбе салып тотам, аннары алар өчен ясалган махсус ояга ябам. Без анда башка вак хайваннар япмаска тырышабыз. Бройлерлар бик нәзберек, башка кошларда булган авыруны тиз йоктыручаннар. Шикләнәбез. Шулай итеп, безнең гаилә июнь аеннан алып тавык итеннән тәмле шулпа ашый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International