Республиканың урта һәм һөнәри белем бирүче уку йортлары арасындагы I Спартакиада Буадан старт алды. Аны ачу тантанасына Татарстанның Фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина да килде.
- Республиканың спортка гашыйк, талантлы яшьләрен бер мәйданга җыеп, төрле бәйгеләр оештыруны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Бүгенге чарада катнашачак 62 урта һәм һөнәри белем бирү йортларында укучылар киләчәктә яхшы һө-нәр ияләре генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен алып баручы буын да булырга тиеш. Әлеге спорт һәм дуслык бәйрәмендә барыгызга да ак көндәш-лек, җиңүләр телим, - диде ул Спартакиаданың тантаналы өлешенә старт биреп. Аның сүзләренә Буа район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов та кушылды. Тантанага ямь өстәп мәйданга районыбыз горурлыклары – Россия, республика, район күләмендәге төрле спорт бәйгеләрендә җиңү яулаган Артур Меметов, Ренат Камәртдинов, Дмитрий Ни-конов, Владислав Казаков чыкты. Алар узган елгы Универсиада уты килү вакыйгаларын яңартып, факел тотып йөгерделәр, стадиондагы ут касәсенә ялкын кабыздылар.
Командалар,
тигезләнегез!
Ярышларның җирле баш судьясы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Илдус Миңнебаев Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Норлат, Спас, Кукмара, Ар-ча, Буа (ветеринария техникумы студентлары катнашты) шәһәрләреннән һәм районнарыннан кил-гән 62 авыл һәм шәһәр командаларын сәламләде. Тиздән башланып китәчәк бадминтон, йөзү, җиңел ат-летика бәйгеләренең тәр-тибе белән таныштырды. Аннан соңгы спорт төре бу-енча баш судья Александр Кузьмин командаларга тигезләнергә һәм ярышка әзерләнергә кушты.
Старт белән
финиш арасында
Алларына катнашу номеры бәйләгән кызлар, егет-ләр стадион янында старт бирелгәнче аякларын “яздылар” – кайсылары әкрен генә чабып килә, икенчелә-ре бер урында сикергәли, күнегү ясый. Ниһаять, ярыш башлануга команда яңгырады. Кызлар алга ыр-гылды, 100 метр араны күз ачып йомганчы йөгереп тә үттеләр. Егетләр тагын да җитезрәк – бер карыйсың, алар страт сызыгында, икенче карыйсың – финишта. Ахырдан югары күрсәт-кечләр күрсәтүчеләр арасында катнаш эстафета оештырылды. Йөгерү, озынлыкка сикерү ярышларында безнекеләргә шәхси беренчелеккә чыгу насыйп булмады, команда исәбе буенча уртача 332 балл җыйдылар.
Балык кебек йөзделәр
Бәйге шәһәрнең “Дельфин” йөзү бассейнына күч-те. Баш судья Юрий Пыркинның сыбызгы тавышы таркау гына басып торган командаларны тиз “җый-ды” – барысы да йөзү костюмнарыннан суга чумарга әзерләнделәр. Беренче старт авыл командаларына бирелде. Ә аннан шә-һәрнекеләр суга сикерде. Дистанцияне башкалардан артта калмаска, йөзү тизлеген арттырырга, җиңәр-гә кирәк дип үткән спортчыларның сулышлары капты, хәлләре бетте, тик беркем дә бирешмәде. Үҗәт-лекләре аркасында Буа командасы спортчылары да җиңүчеләрнең беренче унлыгында “төпләнде”.
“Яшьлек” спорт мәктәбен-дә узган бадминтон ярышлары кызу барды. Кызларның да, егетләрнең дә кулларында ракетка оста уйный, воланны челтәр өс-теннән “очырып” кына йөр-тәләр. Биредә лидерлыкны сабалылар алды, безнекеләр дә сынатмады, алдагы уеннарда алган позицияләреннән чигенмәделәр.
Безнең команда
бишенче
Көне буе диярлек барган уеннарда арып-талган спортчылар кабат стадионга кайттылар. Аларны тәбрикләү өчен бирегә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, республиканың урта һәм һөнәри белем бирү йортлары арасындагы I Спартакиада уеннарының баш судьясы Сергей Шарин да килде. Алар җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар тапшырдылар. Призлы урыннарны яулаган белем йортларына акча сертификатлары бирелде. Буа ветеринария техникумы командасы бишенче урынга лаек булды. Бәйрәм Универсиада утының сүндерелүе белән тәмамланды.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Форсаттан файдаланып, бәйгеләрнең кунагы Светлана ГЫЙНИЯТУЛЛИНАга берничә сорау бирдек.
- Светлана Владимировна, Буага беренче тапкыр килүегезме?
- Әйе. Шәһәр бик ошады. Яшь-ләргә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр зур. Балаларны экскурсиягә алып чыгып, тарихи һәйкәлләр бе-лән таныштыру өчен дә урыннар бар.
- Республиканың урта һәм һөнәри белем бирү йортлары арасындагы I Спартакиаданы уздыру урыны итеп ни өчен Буа сайланды?
- Идел аръягы районнары арасында Буаны спорт башкаласы дип атап йөртәбез. Район башлыгы да балаларда спортка карата мәхәббәт уяту өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләргә атлыгып торучы җитәкче.