Хезмәттәшлек дәвам итсен

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Март азагына кадәр туган якны өйрәнү музеенда күренекле якташыбыз Бакый Урманченың беренче укучыларыннан булган Зәки Мөхәм-мәтшинның “Авангардтан реализмга” дип исемләнгән рәсемнәр һәм аның улы геология-минералогия фәннәре докторы, Казан федераль университеты доценты Рөстәм Мөхәммәтшинның “Туган як киңлекләре” дигән фоторәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Буалыларда алар зур кызыксыну уятты.
Күргәзмәләрне ябу тантанасына Рөстәм һәм Бакый Урманченың бертуганының кызы, әнисе, районыбызның Күл Черкене авылыннан булган Фирая Закирова, аның ире Мизхәт ага да килделәр. Фирая Сабировна абыйсы турында хатирәләре белән уртаклашты, аның яраткан җырларының берсен башкарды. Мизхәт абый белән “Җизнәкәй” шаян җырын да җырлап бирделәр. Рөстәм Зәкиевичның экран аша былтыр Үзбәкстан буйлап сәяхәт иткәндә төшереп алган табигать, тарихи һәм архитектура һәйкәлләр фоторәсемнәре, танылган казанлыларның, сәнгать һәм әдәбият эшлеклеләренең портретлары да тантанага килгән тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Алар арасында авыллар мәдә-ният йортлары директорлары һәм сәнгать җитәкчеләре дә бар иде. Әлеге фоторәсемнәр аның килә-чәк күргәзмәләренең нигезен тәшкил итәчәк. Хез-мәттәшлегебезне дәвам итеп, алар безнең музейда да урын алыр дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International