Сыерчыклар кайтты!

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Ыспай гәүдәле кошчыкларны күргәч күңелләр җылынып китте. Яз җитә, Алла бирсә! Ничәмә мең километрлар очып туган якка кайткан канатлы дусларыбызга сөендек, ә менә тиешенчә каршы алдыкмы икән?
Нинди  “өй” күңелләренә хуш киләчәк?
Әйтик, оялар куйдыкмы? Аны ясауның да үз нечкәлекләре бар икән. Шундый мәзәк бар: бер малай мәктәпкә тишексез сыерчык оясы ясап килгән.
- Сыерчык анда ничек керә?” - дип кызыксынганнар сыйныфташлары. Малай, сер бирәсе килмичә: “Ул.анда инде!” - дип җавап биргән. Ә чынлыкта сыерчык “өе” нинди булырга тиеш?  Бу төр кошларның ояның матурлыгына исләре  китми,  ләкин уңайлылыкны хуп күрәләр. Ояның биеклеге 30-40 сантиметр, киңлеге – 14, түбәсе 30-35 сантиметр, керү “ишеге” 5 сантиметр диаметрлы булырга тиеш. “Йорт”ның эчке  диварлары кытыршы булсын. Шома яссылыктан кошчыкка оядан чыгуы  кыенлашчак. Тишек алдына кечкенә баскыч ясыйлар, бу сыерчыкның басып сайрау урыны. Ояның төбенә  анда яшәүчеләргә йомшак булсын өчен вакланган салам яки мүк салалар. Ояларны агачка мәчеләр менеп җитә алмаслык биеклектә элегез. Орнитологлар  ояны яшел төскә буярга кирәк диләр, андый “торак” кошларның игътибарын күбрәк җәлеп итәчәк.
Бүләккә – 50 оя
Быел шәһәр мәктәпләре 50дән  күбрәк сыерчык оясы ясап элде. Ә кышын 100гә якын җимлек ясаганнар иде. Сыерчыклар ояга урнашуга нәсел калдыру турында кайгырта башлый. Июль башына алар салган 4-6 йомыркадан кошчыклар чыга башлый. Әниләре аларны төрле бөҗәкләр алып кайтып сыйлый. Сыерчыклар шул рәвешле кешеләргә дә ярдәм итәләр, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне кортлардан арындыралар.
Беренче  “йорт” кабактан
Борынгы индуслар сыерчыкларның корткычларга каршы көрәшчеләр булуларын югары бәяләп, аларга оялар кора башлаганнар. Тик беренчеләрен бүгенге кебек агачтан түгел, ә эче алынган кабактан ясаганнар. Аннан соң голландия халкы кошкайларга тишекле балчык савыт куя башлаганнар. Бары тик немецлар гына ояны агачтан куюга керешкәннәр. Узган гасырның 20нче елларында мондый үрнәкне Россиядә дә  “эләктереп” алалар. Ә 21 апрель – сыерчык оясы көне дип йөртелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International