Яшүсмер кемгә кирәк?

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Төрмә киемендәге кеше башкаларның язмышына битараф булмаган һәркем күңелендә йөрәк яргыч тойгылар уята. Ә хәзер елмаюның әсәре дә булмаган ир баланы яки кызны шул киемдә күз алдына китерегез?! Моны телебез никадәр генә бай булса да, тасвирлау мөмкин түгел. Россия законнары да яшүсмерне иректән мәхрүм итмәүнең төрле юлларын күздә тота.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча судның үзенчәлеге гомуми мәсьәләләр белән бергә гаепләнүчене җәзадан алып калып аңа тәрбияви характердагы мәҗбүри чаралар куллану яисә шартлы рәвештә хөкем итү, я булмаса иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза бирү мәсьә-ләсен беренчеләрдән һәм иң мөһимнәр рәтендә хәл итәргә тиешлегеннән гыйбарәт. Буа җәза үтәтү инспекциясе аша 2013 елда алты балигъ булмаган яшүсмер узды. Аларның бишесе шартлы рәвештә хөкем ителгән, берсе  мәҗ-бүри эшләргә тартылган иде. Суд тарафыннан ышаныч күрсәтелүгә карамастан, бары берсе генә үзенең төзәлүен раслады һәм вакытыннан алда исәптән төшерелде, суд хөкеме дә алынды. Агымдагы елда дүрт яшүсмер Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының 2013 елның 18 декабрендәге “Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан амнистия игълан ителү турында”гы 3500-6 ГД номерлы карары нигезендә җәзадан азат ителделәр.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр артуның төп сәбәпләре булып икътисадый хәлнең  начараюы, күп гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсе түбә-нәюе, шуның белән яшүсмерләрнең үз ихтыяҗларын законлы рәвештә канәгатьләндерә алмавы тора. Җәмгыятьнең “байларга” һәм “ярлыларга” бүленүе аркасында ихтыяҗлар дәрәҗәсе шактый үсте. Әмма бу ата-аналарның балаларын тәрбияләүдән читләшүгә, аларның тәртибе өчен җаваплылыкны өс-ләреннән төшерүгә сәбәп була алмый. Уңайсыз хәл-дә калган гиләләрдә тәрбия мәсьәләсе бөтенләй аксый, еш кына эчкечелек белән шөгыльләнүче, наркотиклар кулланучы олыларның үзләренә медицина һәм психологик ярдәм кирәк. Бер мәртәбә җинаять кылган бала, тагын шул микроклиматта яшәп кала һәм хәл тагын да катлаулана. Шуңа да монда шартлы рәвештә хөкем ителүче яшүсмерләрнең якын туганнары белән эшләү аларны контрольләүнең мөһим моменты булып тора. Беренче чиратта гаилә әгъзаларының тискәре йогынтысын нейтральләштерергә кирәк. Шушы максатта инспекция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә үз карамакларындагы балаларның тору урыны буенча тәртипләрен мәҗбүри рәвештә тикшерү белән шөгыльләнәләр.
Туганнары ягыннан тискәре йогынты ачыкланганда мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиягә җиткерелә, ул балаларын тәрбияләү белән шө-гыльләнмәгән ата-аналарга карата  административ характердагы чара куллана ала.
Балигъ булмаганнар җинаятьчелегенә каршы бергәләп көрәшсәк – балаларның гамәлләренә, тәртибенә  күз йоммасак, урамда кулларына сыра шешәсе, тәмәке тоткан, тәмсез сүзләр әйтүче, димәк җинаять кылучы балалар азрак булыр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International