Яз. Нинди киемнәр модада?

2014 елның 19 апреле, шимбә
Кышкы пәлтәләрне ераккарак яшереп, матур язгы-җәйге киемнәр турында уйлый башладык. Яңа сезонда нәрсә кияргә, нәрсәләр модада? Безнең киңәшләр сезгә гардеробыгызны уңышлы тулыландырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Быелгы сезонда ачык төс-ләрдәге тишекле (перфорированное) материалдан теккән күлмәкләр популяр булачак. Яшьләргә тездән өстәрәк, “очып торучы”  итәклеләрен, өлкәнрәк-ләргә тездән алып озынлыктагы, туры гына тегелгәннәрен сайларга киңәш ителә. Шулай ук төсле җеп-ләр белән бизәлгән төрле орнаментлы, фольклор стилендәге блузкалар яныннан да битараф узмагыз – алар быел модада. Аларга туры китереп, зәп-зәңгәр төстәге төрле фасонлы: киң, туры, аска табан тараеп баручы чалбар сайлау бик отышлы булачак. Контраст төсләрдәге җиңнәре, якасы кайтарылган аклы-каралы төстәге жакетлар төрле итәкләр, чалбарлар белән  туры ки-ләчәк.
Якасыз курткалар сезнең образыгызны ачып бирә-чәк. Классик стильдә киенергә яратучы хатын-кызлар җиңе киң һәм кыскарак итеп тегелгән пальтоларга өстенлек бирә ала.
Чират аяк киемнәренә: шнурлы ботинкалар, платформада ботильоннар,  “чулки” туфлилар модада.
Спорт стилендә киенергә яратучы ир-егетләргә быелгы сезонда аеруча юмарт ассортимент тәкъ-дим ителә. Монда ачык төсләргә өстенлек бирелә. Зәңгәр төстәге джинс чалбар, аңа өскә чыгарып кия торган поло күлмәк яисә нәзек полувер сайласагыз әйбәт.  Классик стиль яратучыларга модельерлар  вак шакмаклы пиджаклар, ачык төсләрдәге күлмәк-ләр тәкъдим итәләр, тар чалбарларга өчен күн каешлар килешле булачак.
Язның аерылгысыз атрибуты булып күзлекләр санала. Көзгеле өслек белән кыйммәтле пластмасса кысалылары быелгы сезонның бренды санала. Шуны онытмагыз, күзлек-ләр киемгә дә туры килер-гә, йөзгә дә килешле булырга тиеш. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International