“Икс” отрядыннан егетләр

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Безнең “Гагарин отряды”нда булган данлыклы якташыбыз бар. Марс Рафыйков ул! Үзе исән чагында беренче 20 космонавтны берләштергән отряд тормышы, космонавт дуслары, алар белән бергә үткәргән күнегүләр-сынаулар, шатлыклы кичерешләр-югалтулар, аннан соңгы аралашулар, очрашулар турында истәлек-хатирәләрен “Без – “Икс” отрядыннан егетләр” исеме астында кулъязма рәвешендә язып калдырган. Узган ел ахырында повестьны “Слово” нәшрияты баш редакторы Шаһинур Мостафин китап итеп бастырып чыгарган. Космонавтика  бәйрәмендә  туган якны өйрәнү музеенда аны тәкъдир итү       кичәсе булды.
Ул бүген дә безнең арада
Марсның әнисе Мәрзия тумышы белән Исәк авылыннан. Кичәдә аның  бертуганы Разыяның оныгы Зифа Гафиятова да катнашты, истәлекләре белән уртаклашты:
- Әнием Рауза Закирова Мәрзия апа белән тыгыз элемтәдә торды. Арада хатлар бик еш йөри иде. Марс абый турындагы бөтен хәбәрне аннан белеп тордык,- дип ул музейга аның бер хатын да тапшырды. Ә Марс Рафыйковның кунакка кайтуы биг-рәк тә зур шатлык була алар өчен. 1987 елның бу көнен кичәге укучылар, укытучылар да яхшы хә-терлиләр, бергә төшкән фотоны кадерләп саклыйлар. Шунда алган кичерешләре турында ул чакта яшь укытучы булган, бүген мәк-тәп директоры Линар Зиннәтуллин тәфсилләп сөй-ләде, пенсиядәге укытучы Зөһрә Гарифуллина космонавтка багышлап язган шигырен укыды. Туганы Мәнзар Гыймалов тарихка кереп калган фотолар алып килгән. Исәк мәктәбе укучылары матур җырларын бүләк иттеләр. Район мәдәният идарәсе баш белгече Роберт Гордеев Марс Рафыйков турында яшь буын да белергә тиеш дип, укучылар катнашында чара оештырырга тәкъдим итте.
Исеме дә күкләр белән бәйле
Марс Татарстаннан һәм Башкортостаннан Кыргызстанга килеп кавышкан Мәрзия һәм Закир Рафыйковлар гаиләсендә 1933 елның 29 сентябрендә дөньяга килә. Бик зирәк, үткен, кызыксынучан, тиктормас сабый була ул. Кечкенәдән машиналарга, тимер-томырга мөкиббән китә, шуңа да әти-әнисе аңа педальләр ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче кечкенә автомобиль алып бирәләр. Исеме дә күкләр, космос белән бәйле бит, күрәсең, Ходай шулай турылагандыр.
Джалал-Абад шәһәрендә бухгалтер булып эшләүче әтисе, укытучы әнисе, сеңлесе-энесе Клара һәм Ринат белән тату гына гомер иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана, гаилә башлыгы яу кырына китә. Кире туган якларына әйләнеп кайта алмый ул. Әниләре балаларын аякка бастыру өчен бар көчен куя. Әтисеннән ун яшендә калган Марсның исә тизрәк үсеп җитәсе, дошманнардан үч аласы, тагын әтисе һәлак булган урынга – Украинаның Харьков өлкәсенә очып барасы килә. Шунда очучы булырга карар кыла да инде. Бу хыялын тормышка ашыру өчен тырышып укый, җәмәгать эшлә-рендә актив катнаша.  1947 елның мартында мәктәп-тән берүзен “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен” медале бе-лән бүләклиләр.  
Җидееллык мәктәпне тә-мамлаганнан соң үз үтенече буенча һәм фронтта һә-лак булган сугышчы баласы буларак СССРның Хәр-би-һава көчләренең махсус очучылар мәктәбенә – Таҗикстанның Ленинабад шәһәренә җибәрәләр. Барлык имтиханнарны “бишле”гә тапшырган Марс 1953 елда Сызрань шәһә-рендәге хәрби-авиация училищесы курсантына әверелә. Шулай туры килә – зәңгәр күкләрне әтисе һә-лак булган урыннан ерак түгел иңли башлый ул.
Галәмгә очмыйча кала
1959 елның октябрендә үз эшендә югары нәтиҗәләр-гә ирешкән һәм егәрлекле югары тизлекле истребительләр белән оста идарә итүче өлкән лейтенант Марс Рафыйковны частьның медицина хезмәтчелеге начальнигы янына чакыртып алалар. Мәскәүдән хәрби табиблар иң сәла-мәт, барлык параметрлар буенча камил, яңа төр техникада зур биеклекләргә оча алырдай очучыларны сайлап алырга килгәннәр. Марс якташы Валентин Варламов белән Орел шәһәреннән  Мәскәүгә юл ала. Анда  госпитальдә башка полклардан да бик күп очучылар җыелган була. Павел Беляев, Владимир Бондаренко, Юрий Гагарин, Герман Титов һәм башкалар. Барысына да утыз яшьләр тирәсе, буйлары 170 сантиметрдан артмый...  “Вак иләк аша” үткәргәннән соң 300 очучыдан барыгы 20 кеше кала. Алар арасында Марс Рафыйков та бар (буе 175 сантиметр булса да).  1960 ел башында алардан махсус төркем формалаштыралар, “Икс”  отряды дип исем бирәләр, космонавтика тарихына ул “Гагарин отдяды” буларак кереп ка-ла. Отрядтагылар Марс Закировичны гадел, кайгыртучан, төрле ярыш-бәй-геләр оештырырга яратуы өчен ихтирам итеп “Безнең мәдәният министры” дип йөртәләр.
Март аеннан башлап булачак космик лачыннар катлаулы күнекмәләр генә ясыйлар. Якташыбыз анда үзен яхшы яктан таныта.
-Син башкалар белән Йолдызлар дөньясына һичшиксез очачаксың,- ди аңа Баш конструктор Сергей Королев. Тик бу сүзләр, Марс 1961 ел ахырында ту-лы әзерлек программасын үтеп, якын киләчәктә космоска очарга тиешле космонавтлар исемлегенә кертелсә, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнсә дә, тормышка ашмыйча ка-ла. Якын дусты Юрий Гагарин да:
-Мин үз бурычымны үтә-дем, Марс Закирович. Хә-зер синең чират - әзерлән! - ди. Очмый калуының төп сәбәбе хатыны белән ае-рылышуга бәйле. Бу хәл Космонавтларны әзерләү Үзәге җитәкчесенә дә, Баш конструкторга да ошамый. Аны күп мәртәбәләр уеннан кире кайтырга өнди-ләр, ләкин юкка. Ультиматум куйгач, отрядтан китәр-гә мәҗбүр була. Җитәкчелек “төзәлгәч”, 1-2 елдан кире алу мөмкинлеген дә әйтә. Сергей Королев вафат булу кире кайтуга өметне бөтенләй өзә. Мо-ны Марс бик авыр кичерә, әмма югалып калмый – төрле авиация частьларындә хезмәт итә, Әфганстанда да була, икенче “Кызыл Йолдыз”, Әфганстан хөкүмәте медале бе-лән бүләкләнә. 1981 елда кайчандыр мәктәптә бергә укыган Рәйхан Абушаева белән гаилә коралар, Ал-ма-Атага күченеп милли-мәдәни эшчәнлек алып ба-ралар. Күкләрдән аерыла алмаган Марс Рафыйков ДОСААФта, аэроклубта эшли.
Инфаркт аны 2000нче ел-да якты дөньядан алып китә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International