Кеше китә, җыры кала...

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Әлфия Камалетдинова исеме район мәдәният дөньясында үзенчәлекле урын тота. Ул 25 ел гомерен мәдәниятка багышлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Кызганычка каршы, бүген инде арабызда юк.
Мәдәният елы кысаларында шундый гәүһәрләребезне барларга булдык. Әл-фия апа тумышы белән Түбән Наратбаштан. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Хезмәт юлын Иске Суыксу авылында укытучы булып башлый, шунда кияүгә чыга. Ләкин 36 яшендә тол калып, уллары Ринат белән Камилны ялгыз үстерә.
1961 елда Әлфия Камалетдинова туган авылына кайтып, клубка эшкә урнаша. 23нче клуб мөдире була ул. Мәдәният учагына җан өреп, җитәкче, режиссер, агитатор, педагог ханым авыл халкы белән спектакльләр куярга кере-шә. Артистлар өчен костюмнар да аның оста куллары белән тегелә. Ул оештырган драма түгәрә-генә яшьләр дә тартыла. Коллектив катлаулы классик әсәрләрне дә курыкмыйча сәхнәләштерә. Драма түгәрәкләренең район смотрында наратбашлылар Галиәсгар Камалның “Беренче театр”ы белән чыгыш ясыйлар һәм финалга чыгалар. Республика Халык иҗаты йортының театр белгечләре спектакльнең куелышын югары бәялиләр – I дәрәҗә Дипломга. Ә аерым дипломнар белән түгәрәкнең җитәкчесе Әлфия Камалетдинова һәм Биби ролен башкаручы Нурдания Низамова (Мифтахова) бүләкләнә. Ләкин клуб җитәкчесе ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнә торган кеше түгел. Берничә елдан,  клубка сәнгать җитәкчесе булып Равил Җәгъфәров килгәч, үзешчән сәнгать түгәрәге эшчәнлеге тагын да активлаша. Коллективка ирләр вокаль һәм баянчылар ансамбльләре дә килеп кушыла. Һәвәскәрләр әле спектакльләр, әле концертлар белән күрше авылларга “гастрольләргә” чыгалар, район слетларында катнашалар, респбулика слеты лауреаты булалар. Җырчылар Равил Җәгъфәров, Нурдания Низамова, Рузалия Фатыйхова һәм Сәгыйть Фәсхетдинов Венгриягә юллама белән бүләкләнәләр. Шу-шы елларда 9 кешелек баянчылар коллективы да оеша. Һәм соңрак вокаль трио барлыкка килә.
Әлфия Камалетдинованың эшен Татарстан мәдәният министрлыгы да югары бәяли – ТАССРның Мактау грамоталары, дипломнар тапшыралар. Бүләкнең иң мәртәбәлесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алу.
Күптән түгел туган якны өйрәнү музеенда Әлфия Камалетдинованы искә алу кичәсе булды. Авылдашлары берәм-берәм мәрхүмәнең истәлеген барладылар: “Беренче театр”дагы Биби ролендәге Нурдания Низамова, Хәмзә бай – Наил Хәсәнов, бүген Әлфия апаның эшен дәвам итүче Рә-зинә Хәсәнова, тарих укытучысы Гүзәл Исланова, мәдәният учагын бергә дөрләткән Зөфәр Хисамов. Кызыклы хәлләр искә төште, спектакльдән өзек уйналды, җырлар җырланды.
Кеше китә, җыры кала, диләр, Әлфия апаның истәлеге әле дә яши, киләчәктә музейда аның шәхси әйберләреннән төзелгән экспозиция булыдырырга да исәплибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International