Ут белән уйнамагыз

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Республикада, шул исәптән районда да 15 майга кадәр аерым янгынга каршы режим кертелде.
Аның кысаларында урманнарда учак тергезү, контрольсез чүп-чар ягу тыела.   Бу уңайдан полиция, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урманнарга рейдлар үткәрәләр. Аның барышында закон бозу очраклары күзәтелсә, ут белән уйнаучыларга административ һәм җинаять җәзасы биреләчәк. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.32 маддәсе нигезендә гражданнарга 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга  7 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга  50 мең сумнан  миллион сумга кадәр штраф каралган. Махсус төртеп яндыру, урман януга китергән ут ягу очраклары Россия Федерациясе  Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча  250 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф яки  100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф белән 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International