Ватандашлар рәхмәте

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгына багышлап инде традициягә әверелгән “Ватандашлар рәхмәте” социаль акциясе старт алды.
Ай ахырына кадәр һәр теләүче почта бүлекчәләрендә ветераннарга котлау открыткалары яза ала. Алар сугыш ветераннарына Җиңү көненә президентлар хатлары белән бергә тантаналы төстә тапшырылачак. Поч-та бүлекчәләрендә котлау открыткалары өчен махсус әрҗәләр урнаштырылган.
Ветеранны тәбрикләү өчен бәйрәм тематикалы маркалы открытка яисә маркалы конверт алып анда үз теләк-ләреңне язу да җитә. Котлау юллаучы ветеранның адресын, исемен белмәскә дә мөмкин, әмма Россия хат ташучылары батырлыгы өчен хөрмәт, рәхмәт хисләре белән сугарылган хатларны барлык ветераннарга 9 майга китереп җиткерәчәкләр.
“Ватандашлар рәхмәте” Бөтенроссия акциясе Россия почтасы тарафыннан өченче ел рәттән үткәрелә. 2012 елда ул 25 регионда оештырылды, ветераннарга 300 мең тирәсе открытка тапшырылды һәм акция Россиянең иң яхшы социаль проектларының берсе булып танылды. Былтыр ул бөтен ил территориясендә үтте, анда берничә йөз мең кеше катнашты, хат ташучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярты миллионнан күбрәк котлау ирештерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International