“Бәрәңгеләр өлгергәнче яшим әле”

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Иске Мәртле авылында яшәүче Анна Кузьминага йөз яшь дигәнгә ышанасы да килми. Әбекәй әле йорт эшләрен дә ташламаган: бакчадагы кыяр-помидорны күздән ычкындырмый, кечкенә генә участогында бәрәңгесен үзе карый.
Икенче икмәкне ул үзенә озын гомер теләп утырта.
- Бәрәңге утыртмыйча калганым юк. Язын бүлбеләрне туфракка күмсәм, алар өлгергәнче  – көзгә кадәр яшәрмен кебек тоела, - ди Анна түти. Бергә яшәүче улы белән килененең: кешеләр 100 яшьлек әнисен эшләтә дип әйтерләр, чыкма, әнкәй, дигән сүзләренә дә карамый. Гомер буе үзенә үзе баш булды, үз фикере белән йөрде Анна түти.
Гаиләдә биш абыйсына бер сеңел булып үссә дә, иркәләнергә туры килмәде анысы. Сугыш чоры кызы бил бөгеп колхозда эшләде, башкалар белән бер-рәттән окоп казыды, әнисе белән бергәләп бер бүл-мәле кечкенә генә өйдә яраланган совет солдатларын карады. Ә кичләрен фронтка дип йон оекбашлар бәйләде. Гаиләне тукландыру өчен бераз хәл-лерәк кешеләргә киемнәр текте. Хезмәт хакын он, йомырка, бәрәңге белән ал-ды. Анна Борисовна яраткан һөнәреннән бүген дә аерылмаган. Без аны олуг юбилее белән котларга килгәндә ...алъяпкыч тегеп утыра иде. Маңгаенда күз-леге дә юк, тукыманы модельләп үзе кискән, хәзер менә туп-туры җөйләр ясап, тегеп утыра. Моны күреп гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Янында өе-ме белән чуаш телендә чыгучы газеталар – әбекәй дөнья хәбәрләрен белмичә тора алмый. Безнең татар кызлары икәнен бел-гәч, “теттереп” татарча сөйләшә башлады.
- Мин әле татар җырларын да тыңлыйм. Бигрәк тә Габдулла Рәхимкулов башкарган җырларны яратам, - дип тезде ул.
Озак яшәүнең сере нәрсә-дә соң? Шушы сорауны героемның үзенә бирдем. Әби озак уйлап азапланмады:
- Хәрәкәттә, - дип җавап бирде. Әбинең күңеле дә “үсә”. Оныкларының мода турындагы журналларын алып укый, анда күрсәтел-гән җиңелрәк рецептлардан битенә ...маска ясый. Әзер кершәннәрдән дә баш тартмый. Өйдәгеләр әбинең матурланырга яратуын очраклы рәвештә ге-нә белеп алалар. Аннары гына килененең кершән савытлары нигә шулай тиз бушаганны чамалап алалар. Хәзер Анна түтигә бәйрәмнәрдә яшәртүче бизәнү әйберләре бүләк итәләр.
Эшчән, тиктормас, үҗәт әбинең хәзерге көндә 4 баласы, 13 оныгы, 15 оныкчыгы, аларның да 4 баласы бар. Ул аларның һәр-берсен белә, аралаша һәм үзенчә, картларча кайгыртып тора.
- Яшим әле, теге дүрт сабыйның карт әбием, сагынып кайттык, дип кочканнарын күрәсем килә. Ә сезне киләсе елга узачак туган көнемә чакырып калам, - дип капка төбендә кул сел-тәп озатып калды ул безне. Насыйп итсен, Анна түти!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International