Казан шәһәренә экскурсия

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

 2014 елның 23 апрелендә   Буа шәһәренең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшләүче «Преодоление» һәм «Подросток» клубы әгъзалары  Казан шәһәренең тарихи урыннарына сәяхәт  кылдылар.  Балалар архитектура һәйкәлләре: Сюембикә манарасы, Кул-Шариф мәчете, Благовещенский собор һәм башка истәлекле урыннар белән таныштылар.

         Экскурсия барышында яшүсмерләр Бөек Ватан сугышына багышланган  музей мемориалына  юнәлделәр. Экскурсияче балаларны Татарстан гаскәриләрнең  батырлыклары белән таныштырды. Балалар сугыш экспонатлары, пушка, винтовка, орден, медальләр һәм  шулай ук фронттан килгән  хатлар белән кызыксындырдылар.     Сәяхәтнең икенче өлеше итеп Татарстанның тарихлар музеена  экскурсия  булды. Монда балалар астрономия, геология, минералогия, палеонтология, биология өлкәләрдәге төшенчәләр белән таныштылар. Балаларга  музейда  интерактивный компьютерныйблоклар, галәми авырлыкларда үлчәнүләр, телескоптан карап чыгу ошады .

           Экскурсияның соңында  үсмерләр Бауман урамы буйлап йөрделәр, тәмләп төшке аш ашадылар, урам музыкантларының  чыгышын тыңладылар. Балалар  экскурсиядән  гаять зур заряд, уңай энергия алдылар.

         Бу экскурсия “Ритэк” билгеләгән грант һәм хәйрия фонды “Лукойл” чаралары хисабына оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International