Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Чәчүне 1 майга төгәлләргә!
2014 елның 25 апреле, җомга
Район хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 апрельгә ул барлык мәйданның 18 процентында башкарылган. Уҗым культураларының 78, күпьеллык үләннәрнең 94, туңга сөрелгән һәм пар җирләренең 72 процентында тырмалау үткәрелгән. Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән һәм бүгенге көнгә чәчүне барлык мәйданның 36 процентында төгәлләгән “Авангард” агрофирмасында эш барышы белән урында танышып кайттык.
Сишәмбе көнне “Маяк” бүлекчәсендә иртә өлгерү-че чөгендер чәчүгә керешеп киләләр иде. Сүз уңа-еннан, чөгендерне тагын “Ямбулат”та җир куенына сала башлаганнар. Агрофирманың барлык җаваплы белгечләре – баш агроном Хәнәфия Баһаветдинов, баш инженер Әнсар Мәхмүтов, “Маяк”, “Үзәк” бүлекчәләре идарәчесе Илдар Шәрәфетдинов та шунда, чәчүчеләргә соңгы киңәшләрен җиткерәләр. Хәер, механизаторлар барысы да тәҗрибәле, үз эшләрен беләләр. Менә Наил Гыймадов, Александр Антонов, Васил Насретдинов, Илдар Хәмидуллин иярләгән дүрт агрегат, чәчкечләре көйлә-неп, орлык салынганнан соң кырга бер-бер артлы тезелеп бастылар. Николай Николаев компактор белән кирәкле кадәр мәй-данда туфракны тигезләп китәргә өлгергән, Рамил Әкбәров алдан катоклап бара. Басуны тигез буразналар белән иңләп бетергәнче шулай бер-берсен-нән аерылмаячаклар алар. Бу гына түгел, башка кырларда да. Генераль директорның беренче урынбасары Расыйх Яфизов әйтүен-чә, барлык культуралар да шулай төркем методы бе-лән чәчелә. Бу тизрәк эш-ләү һәм кырларның вегетация чорында эшкәртү өчен берсе артыннан берсе өлгерүен тәэмин итәчәк.
Агрофирмада 7419 гектарда чәчүне 1 майга төгәл-ләргә планлаштыралар. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. 9 агрегат ике сменада көненә 800-1000 гектарда эш башкаралар.
Хәмит ГЫЙМАТДИНОВ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты:
–Быел язгы кыр эшләре иртә башланды, аерым хуҗалыкларда тукландыруга 27 мартта ук керештеләр. Чәчү 19 апрельдән старт алды. Кар күптән эреп бетсә дә, көннәр салкынрак тору аркасында туфрак берникадәр вакыт өлгермичә торды, җылыту белән дәррәү “күтәрелде”. Шул сәбәпле бөтен эшне бергә алып барырга туры килә. Хуҗалыклар алдына беренче чиратта дым саклауны бурыч итеп куйдык. Ул әлегә җитәрлек, әмма алдагы еллар белән чагыштырганда азрак. Шулай ук яңгырлар яву аркасында көзеннән эшкәртелмичә калган чөгендер җирләрен тиз арада тырмалап, йомшартып, чәчәргә кирәк. Дым каплау төгәлләнеп килә, бүген-иртәгәдән барлык техника чәчүдә генә эшләячәк. Бу орлыкны тәү-легенә 6-6,5 мең гектарда җир куенына салу мөмкинлеге бирәчәк. Бүгенгә әлеге сан 4 меңгә тиң иде. Һава шартлары “көйсезлән-мәгәндә” карабодайдан, кукуруздан, күпьеллык үләннән кала төп культураларны чәчүне тагын 5-6 көннән төгәлләргә була.
Уҗымнар өчен кыш бик уңай килмәде. Кайбер участокларда, аеруча ышык урыннарда җирне туңдырганчы ук кар ятты. Бу уҗымнарны һәлак итте. Әлегә 8-10 процентта кабат чәчү үткәрү кө-телә. Бу сан май аенда һава температурасы артык югары булганда тагын да артырга мөмкин. Кызганычка каршы, синоптиклар җылы май киләчәген фаразлый. Исән калган мәйданнарда көз-ге культуралар бер кат тамырдан тукландырылды. Интенсив технология буенча игелүчеләре икенче кат ашланачак.
Быел минераль ашламалар былтыргы белән чагыштырганда азрак тупланды – бер гектарга 41 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән генә. Былтыр 80 килограммга тиң иде. “Ямбулат” та аны һәр гектарга 146, “АгроНур”да – 128, “Авангард”та – 111, “Коммуна”да 85 килограмм исә-беннән кертәчәкләр. Фермер хуҗалыкларында да чуарлык зур. Мөм-кинлекләре булмаганнарга минераль ашламаларны арзанрак торучы һәм микъдары азрак ки-рәк булган биологик препаратлар, үсеш стимуляторлары, микро- ашламалар белән алыштырырга киңәш итәбез.
Рәис ЮНЫСОВ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты:
–Техникага килгәндә, ул сынатырга тиеш түгел. Һәр хуҗалыкта вак-төяк төзексезлекне урында бетерү өчен ремонт бригадалары оештырылган. Хәзер иң мөһиме эшчеләрнең, механизаторларның сәламәтлеген кайгырту, куркынычсыз эш урыны белән тәэмин итү. Вакытлыча эшкә алынучыларга да медицина каравы үтү мәҗбү-ри. Ел саен Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Регионара хезмәтне саклау ассоциациясе һәм агропромышленность комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең тармак Республика комитеты тарафыннан язгы кыр эшләре вакытында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз җитештерү таләпләрен үтәү максатында айлык үткәрелә. Быел ул 16 апрельдән старт алды.
Аның барышында урыннарда тагын бер кат чәчү һәм җир эшкәртү техникасының, тагылма җи-һазларның төзеклеге, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе, хезмәткәрләрнең шәхси саклану чаралары, махсус эш киемнәре белән тәэмин ителүе тикшерелергә тиеш. Хуҗалыклар җитәкчеләре, баш белгечләре, механикалаштырылган отрядлар начальниклары, фермерлар механизаторлар, эшчеләр белән хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш инструктаж үткә-рергә бурычлы. Ул махсус журналга теркәлергә тиеш.
18 яшькә кадәрге балаларны зарарлы, куркыныч, авыр хезмәткә җә-леп итмәү, җитештерү практикасына килгән студентларга җитәкче урынбасарлары, әйдәп баручы белгечләр арасыннан җаваплы кешеләр билгеләү дә зарур. Шул чакта гына имин хезмәтне тәэмин итеп булачак.
Барлык хуҗалыкларда 28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен “Бердәм хезмәтне саклау көне” буларак үткә-рергә киңәш ителә.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз