Баш “эшләтү” яшәртә

2014 елның 25 апреле, җомга
Хөрмәтле укучыларыбыз! Түбән Наратбаш авылында яшәүче ветеран педагог Зөфәр Хисамов төзегән сканвордларны һәм кроссвордларны чишеп ...гомерегезне озайтыгыз!
Галимнәр белдерүенчә, актив акыл эшчәнлеге төр-ле авыруларга каршы торырга, организмның иммун системасын ныгытырга ярдәм итәргә. Алай гына да түгел, башың “эшләми” башласа, кроссворд һәм сканворд, ребус чишәргә кереш, диләр. Бу ачык акыл сакларга һәм озак яшәргә дә булыша, хәтерне яхшырта, танып белү даирәсен киңәйтә, барлык мәшәкатьләрне оныттырып торып, тынычландыра, ә поездда, автобуста кая булса да барганда, юлны “кыскарта”.
“Байрак” газетасында басылган ребусларның дө-рес җавапларын 3-19-73 телефоны буенча редакциягә беренче шалтыратып әйткән һәм bayrakbua@mailru электрон адресы буенча беренче җибәргән, ә кроссвордның җавапларын хат белән беренче булып ирештер-гән укучыларыбызның исемнәрен дә басмабыз битләрендә күрсәтеп барырга булдык. Яртыеллыкта иң күп тапкыр дөрес җа-вап бирүче өч кешене бү-ләк көтә. Әйдәгез, миләрне эшкә җигеп карагыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International