Туфракның агрохимик анализы – уңдырышлылык күрсәткече

2014 елның 26 апреле, шимбә
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторлары юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр файдаланучы авыл хуҗалыгы җирләрендә стандартларны үтәмәү, агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы чаралар үткәрү кагыйдәләреннән һәм регламентыннан читләшүләр барлыгын ачыклады. Югары уңыш артыннан куып, хуҗалыкларда ашламаларны нормадан тыш кертеп, туфракка зыян салалар. Икмәк игүчеләр җирләренең агрохимик күрсәткечләрен белергә тиешләр. Моның өчен туфракка 5 елга бер тапкыр агрохимик тикшерүләр үткәрергә кирәк. Туфрак пычранганда аның уңдырышлылыгын күтәрүгә, чит матдәләрне читләштерүгә юнәлтелгән эрозиягә каршы агрохимик чаралар комплексын башкару зарур. Алар үтәлмәгәндә Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.7 маддәсенең 2 бүлегендә административ җаваплылык каралган. Ә туфракка агрохимик тикшерү үткәрү өчен туфрак-агрохимик эзләп табулар өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмалар белән килешү төзергә кирәк.
рәисенә җиткерүләре сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International