Еллар үтткән, ара ерагайган саен, Тукай шәһесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты- татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Аның шигъри юллары, гимн вазифасын башкаручы “Туган тел”е җир шарының бөтен халыкларын сокландырган шүрәлесе, су анасы узе генә ни тора?!
25 апрельдә узәк китапханәдә “Тукай- безнең күңел түрләрендә” дигән әдәби- музыкаль кичә утте. «Язлар безге Тукай белен килэ» исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде. “Тукай – безнең күңел түрләрендә”дип аталган район конкурсында катнашып һәм җиңгән укучыларны мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Су анасы” әсәрен сәхнәләштерделәр. Чарада шәһәребезнең мәктәпкәчә балалар учреждениеләре актив катнаштылар. Бәйрәм барышында Тукай турында видеофильм күрсәтелде.