25 апрель көнне Буа туган якны өйрәнү музеенда И.Ф.Нигъмәтуллинның “Җиңүгә юл Буа аша “китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Китап сөючеләргә тәкъдим ителгән бу китапта сүз сугыш чоры, шул чорда искиткеч ныклык, батырлык, сизгерлек күрссәткән кешеләр, алар җилкәсенә төшкән кайгы-хәсрәт, фаҗига турынды сүз барды. Бик куп ир-егетләребезгә Ватанны саклап фронтта сугышырга туры килсә, бик күпләренә фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән Свияжск-Ульян тимер юлын төзүдә катнашырга туры килә.
Бу китапта әнә шундый фидакарь кешеләр турында сүз бара. Сафиуллин Гариф Лотфулла улы, Хасанов Закир Низам улы, Хайруллин Гарифҗан Шакирҗан улы, Абейдуллова Зәйнәп Гыйлҗфан кызы сөйләгән истәлекләрдә авыр заманнарның фаҗигасы чагыла.
Очрашуга Казаннан да кунаклар чакырылган иде. Алар Горький тимер юлының Казан бүлеге вәкиле Турөова Александра Алексеевна, Казан регионының ветераннар Советы рәисе Курбатин Николай Федотович, шулай ук Буа районы ветераннар Советы рәисе Дементьев Николай Иванович.
Алар китап авторына рәхмәт хатлары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләккә чәк-чәк тапшырдылар. Буа муниципаль районының социаль яклау бүлеге начальнигыКамалова Ләйлә кичәдә катнашучыларны Җиңүнең 69 еллыгы белән котлады һәм Сталингад сугышында катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.Музей белән берлектә хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләү эшләре алып баручы Буа шәһәренең беренче номерлы мәктәбе укучылары музей исеменнән ветераннарга канәфер чәчәкләре бүләк иттеләр.