Сез безгә үрнәк

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
26 апрельдә безнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә радиацияле һәлакәтләрдә һәлак булучыларны искә алуга багышланган очрашу узды.
Бу көнне мәктәпкә техноген характердагы төрле аварияләрне бетерүдә катнашучылар, аларның якыннары, һәлак булучыларның толлары, балалары җыелды. Иң элек залда утыручылар бүген безнең арада булмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. “Яшь коткаручы”сыйныфы укучылары һәм башка балалар үз-үзләрен аямыйча Ватаннары хакына батырлык кылган, башкаларның кайгысын үзенеке кебек кабул иткән райондашларыбызга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән батырлык, туган ил, дуслык турында җыр-шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр.
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Чернобыль атом электр станциясендәге авариянең гаять зур трагедия булуын, тарихка кара көн булып кереп калуын ассызыклады. Аны ликвидацияләүдә, “Маяк” фәнни-җитештерү берләшмәсендәге һәлакәт нәтиҗәсен бетерүдә катнашканнарга, аерым куркыныч подразделениедә хезмәт иткәннәргә, Семипалатинск полигонындагы сынауларда радиациягә дучар булучыга рәхмәтен җиткерде, һәлакәтләрдә катнашучыларга, толларга акчалата бүләкләр, чәчәкләр тапшырды. Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллинның чыгышы да аңа аваздаш булды.
Чернобыльчеләр исеменнән кичерешләре белән Сергей Тимряков уртаклашты. Ул  һәлакәт булган урынга ике атна үткәч бара. Аңа ул чакта 24 яшь кенә була.
Очрашу тәмамланганнан соң да өлкән буын коткаручылар белән аралашу дәвам итте. Алар еракта калган көннәр турында бәян иттеләр. Техноген характердагы һәлакәт шаһитлары, төгәлрәге  чын коткаручылар белән сөйләшүдән соң күп укучылар коткаручы һөнәрен тәгаен сайларга булдылар. Моның өчен чыныкканлык, физик яктан ныклык кирәген алар яхшы аңлыйлар, шуңа да төрле спорт төрләре – армия кул сугышы, футбол, хоккей белән шөгыльләнәләр. Билгеле, болар тыныч тормышта гына кирәк, әмма егетләр бәла килгәндә һичшиксез калкан булып басачаклар.  Башкача мөмкин дә түгел. Ә үрнәк алырдай райондашларыбыз күп безнең.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International