Иң өлкән структура

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Россия янгын сагының ерак гасырларга барып тоташучы бай тарихы бар. 30 апрельдә әлеге хезмәтчелек оешуга 365 ел тула.
Әле 1472 елда ук патша дружинасы башлыгы буларак Мәскәү янгынын сүнде-рүдә катнашып, авыр пе-шүләр алган Бөек князь Иван III тиз арада шәһәрдә янгын куркынычсызлыгы турында карар чыгара. Янгыннар белән көрәштә иң мөһим үзгәртеп корулар Алексей Михайлович Романов патшалык иткән чорда була. 1649 елда ул Россиядә янгынга каршы беренче хезмәтчелек булдыру турында указга кул куя. Петр Беренче хакимлек иткәндә иң беренчеләрдән профессиональ янгын командасы, Адмиралтейство каршында янгын депосы төзелә.
Патша Николай I вакытында Россия империясендә планлы рәвештә янгын командалары оештырыла, янгын деполары төзелә башлый, каланчалар сафка баса.
Буа янгын часте тарихы 1938 елдан башлана – боерыклар китабы шул вакыттан алып барыла. Шәһәр янгын (атлы) командасы Кызыл Армия урамында агач бинада (шәһәр электр челтәрләре бинасы янында) урнашкан була. Бүгенге бина 1957 елда төзелә, 1959 елда агач каланча урнаштырыла.
1957 елның май аеннан ул шәһәр янгын сагы, 1965 елның мартыннан профессиональ янгын часте дип йөртелә башлый. 1977 елда Идел аръягының биш районын берләштергән 9 номерлы профессиональ янгын сагы отряды төзелә, 34 номерлы Буа янгын часте аның составына керә.
Янгын сүндерү проблемаларына елдан-ел игътибар арта, янгын сүндерү частьлары заманча техника бе-лән тулыландырыла.
111 номерлы янгын частенда бүгенге көндә биш янгын сүндерү автомобиле бар. Өчесе хәрби расчетта, икесе - резервта. Дүрт сменаның һәрберсендә тугызар кеше кизү тора. Өч ел инде янгын часте базасында бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтчелеге эшли. Янгын чыккан урынга тизрәк барып җитү-не тәэмин итү максатында Күшке һәм Янтуган аерым постлары булдырылды. Авылларда ирекле янгын сүндерү дружиналары яңа-дан торгызыла башлады.
Һәр эшнең төп тоткасы кешеләр. Монда да үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаручылар хезмәт куя. Алар үзләренең профессиональлекләрен төрле зо-на, республика бәйгеләрендә дә раслап киләләр. Янгын часте начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов әй-түенчә, бүген биредә эш-ләүче 51 кешенең күпчелегенең стажлары 15 елдан артып китә. Сөләйман Хә-бибуллинның ул 21 елга тиң. Баш бухгалтер Алсу Камалова биредә 35 ел эшли. Янгын сүндерүчеләр арасында кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгәннәр дә бар – бүлекчә командирлары Югары Лашчыдан Шамил Шәрә-фиев Әфганстанда, Күл Черкененнән Илсур Гыймадиев, Иске Суыксудан  каравыл начальнигы Илсур Хөсәенов Чечняда булганнар. Озак еллар бү-лекчә командиры булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәшит абый Камаловның улы Наил, янгын сүндерүчедән начальникка кадәр күтәрелгән Ренат абый Солтановның улы Алмаз әтиләре юлын дәвам итәләр.
- Бүген хезмәттә булганнарның, озак вакыт эшләп лаеклы ялга киткән күпсанлы ветераннарның исем-нәрен атап чыгу мөмкин түгел.  Һәрберсен Россия янгын сагы  көне белән тәбрик итеп, халык иминлеге сагында хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерәм, исәнлек, иминлек, аяз көннәр телим,- ди   Расыйх Шәрәфетдинов.
Бикмураз авылыннан Рәшит абый Сибгатуллин сугыш утына да кергән, тыныч тормышта янгын телләрен да йөгәнләгән кеше.
Бөек Ватан сугышына унсигезе яңа тулган егет 1942 елның апрелендә китә.  Калинин фронтында көрәшә. Ржев шәһәрен алганда аягы яралана, аннан әсир төшә. Латвиядә, Германиянең Магдебург шәһәрендәге лагерьларда иза чигә. Магдебург лагереннан биш кеше качалар, әмма тотылалар. Аларны 25 камчы суктырырга җәзага тарталар. Иптәшләрен берәм-берәм ни үле, ни тере килеш базга чыгарып аталар. Чират Рәшиткә җитә. Камчылаучы сатлыкҗан:
- Әй бала, үләчәксең бит хәзер,- ди.  Рәшит аңа үтермәвен сорап ялына. Тегесе җәлли, күрәсең, 5-6 мәр-тәбә генә суга. Шулай итеп исән кала. Сугыш бет-кәннән соң тагын ике ел Германиядә була әле ул, Аннабург шәһәрендәге коммендатурага тәртип сакларга  калдыралар.
Туган авылында ачлык-ялангачлык көтә аны. Кулы оста егет көпчәк камераларыннан киез итекләргә тышча, резинка ясарга өйрәнә. Балта остасы буларак, төрле хуҗалыкларда фин йортлары төзеп йөри, үзлегеннән өйрәнеп мичләр чыгара, агачтан тәрәзә-кыекларны бизәкли. Үз куллары белән менә дигән йорт өлгертеп керә. Авылларында да аның кулы ти-гән өйләр шактый. Урамнарындагы мәчеттәге агач, калай эшләре шулай ук Рәшит абыйның хезмәт җимеше.
Лаеклы ялга чыгарга берничә ел кала язмышы аны кабат ут эченә кертә – янгын сүндерүче булып эшкә урнаша ул. Тырыш, авырлыктан курыкмаучы абзый яшьләргә дә бирешми. Янгын сүндерүче нормативларына конкурсларда беренчелекне ала.
- Утны йөгәнлисе кайчан да, кайда да авыр. Булды шундый вакытлар – берьюлы берничәшәр йорт янды. Бер дә сугыш кырындагыдан ким түгел. Ул чакта бит әле автомобильләр дә күп су сыйдырышлы түгел, насослары да бүгенгедән көчсезрәк. Теләгем бер генә – сугышлар кабатланмасын, янгыннар мөмкин кадәр азрак булсын! - ди 90 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны.
Николай Танцурин районда иң зур стажлы янгын сүндерүчеләрнең берсе – әлеге хезмәткә 36 ел гомерен багышлаган ул.
Бирегә 26 яшендә армия хезмәтен тәмамлаганнан соң килеп, 14 ел 9 номерлы профессиональ янгын сагы начальнигы булып эшли. Үзгәртеп корулардан соң вазифасы кыскартылып, җи-тәкчелеккә офицерлар билгеләнгәч, автомобиль йөртүче булып күчә.
Бүген инде  тәүлекнең теләсә кайсы минутында  ярдәмгә чыгып киткән йөртүче үткән юллар озынлыгын, саклап калынган биналар, гомерләр исәбен барлап чыгу мөмкин түгел. Йөрәкне бик озак сыкраткан вакыйгалар да аз булмады. Иң авыры – күмергә калган хәрабәләр астыннан мәетләрне алып чыгу иде.
- Бервакыт Алших дуңгызчылык фермасында янгын чыкты. П хәрефе формасындагы галәмәт зур бина яна, дуңгызлары белән бергә. Ялкын шулкадәр көчле, кайнар. Автомобильнең буявы эри башлады, чак ут элмәде. Эчке якта дуңгызлар чинашып чабалар, шартлап ярылалар, шулкадәр җәл булдылар. Ә берсендә күршедә йорт яна башлады. Кешеләрнең авыр вакытта ничек югалып калганын шунда аң-ладым, калтыранган бармакларымны көчкә җиңеп, “01”не җыйдым. Ут юлындагы бер нәрсәне дә аямыйча ярсый-ярсый “йотып” барганда янгын сүндерүчеләр шулкадәр озак килә кебек – минутлар  сәгать-ләргә әйләнә. Ә мин егетләрнең ярдәмгә бик тиз чыгып киткәнен кемгә караганда да яхшырак беләм!- ди ул.
Уңган янгын сүндерүчене лаеклы ялга киткәч тә өендә тотмадылар, кире чакыртып алдылар. Бүген Николай Михайлович газ-төтеннән саклау хезмәтчелеге остасы вазифасын башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International