Бу йортта чисталык һәм татулык хөкем сөрә

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Шәһәрнең Арефьев урамындагы 19 номерлы йортта ишегалдын тамга өчен генә җыештырмыйлар. Анда яшәүче төрле милләт кешеләре уртак хезмәттән тәм таба бугай.
Бәйләнерлек урын тапмадык
Санитар чистарту айлыгы кысаларында әлеге мактаулы йорт территориясенә махсус барып карадык: ишегалды чиста итеп себерелгән, агачлар агартылган, чәчәкләр утыртырга түтәлләр дә әзер. Бакча тирәсендәге рәшәткәләр дә, эскәмияләр дә чистартылган. Йорт алдындагы чирә тырнап алганнан соң ямь-яшел булып киткән, әлеге “келәмдә” бер генә чүп кисәге күренми. Кыскасы, күпме генә әйләнеп йөрсәк тә, бәйләнерлек җирлек таба алмадык.
“Генератор” Мәсхудә
Әлеге чисталыкның башында торган йорт буенча өлкән Мәсгудә Гыйматдинова әйтүенчә, бу өйдә квратира хуҗаларының – олысы-кечесенең урамда тырнавыч, көрәк, себерке тотып көндәлек җыештыруга чыгуы гадәти күренеш.
- Кар эри башлагач, йорт территориясен җыештырасы килә башлады. Кара җир чыгуга барысын да өмәгә өндим. Бераз көтик әле, иртә диючеләрне дә көрәк-тырма алырга күндерәм. Калган эшкә кар ява, һәркөнне җыештырып барсаң рәхәт, - ди ул. Аның темпына өлкәннәр дә өлгерергә тырыша. Әнә сигезенче дистәне ваклаучы Асаф абый Вәлиев, Заһит абый Шәкүров, Әмин абый Гобәйдуллин бил авыртуларны, аяк-кул сызлауларны тәмам онытып, егетләрчә йөгереп эшләп йөриләр. Карчыклары да кимен куймый. Алдагы көннәрдә дә биредә эш гөрләгән. Беренче подъезддан Илгизәр Шәйдуллин корыган агачларны кискән, хатыны Алсу агарткан, ә Фәрит Фәткуллин барлык чүпне мотоблок арбасына төяп ташыган.
Дус булуга ни җитә?!
Күмәк эш күршеләрнең милләтара дуслыгын тагын да ныгыткан. Альбина Герасимова, мәсәлән, милләте буенча чуаш, Александра Вишнякова – мордва, Валентина һәм Геннадий Кошелевлар руслар. Йорт буенча өлкән татарча эшкә өндәгәндә берсенә дә тәрҗемәче кирәкми. Ишек шакуга әзербайҗаннар гаиләсеннән яшь ярдәмчеләр – абыйлы-сеңелле Оман белән Хуснибә Тулаковлар йөгереп чыгалар. Алары йортта яшәүче өлкәннәр өчен төп терәк. Кышын кар көрәргә, җәен бакча эшләренә булышырга ялындырып тормыйлар. Бердәмлектә бәрәкәт дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
- Дус торабыз, җыештыру эшендә бер-береңә сылтау юк бездә. Барыбызның да матурлыкта, чисталыкта яшисе килә бит, - ди Мәсгудә Гыйматдинова.
Хәзер күршеләр йорт алдын чәчәккә күмәргә җыеналар. Роза, пион, бәрхет, астра, петуния орлыкларын әзерлиләр. Моның өчен һәрбесе үз участогын билгеләп тә куйган: кемдер түтәлләргә, кайберләре автомобиль көпчәкләреннән ясалган клумбаларга утыртачак. Шулай итеп бу үрнәк йортта хезмәт һәм дуслык бәйрәме дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International