Русланга гомер бүләк итик!

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Руслан Александрович Сметанинга 13 яшь. Ул Буада туган, хәзерге вакытта Кама Тамагы районында яши. Баш миендә шеш табылды, аны алу өчен операция ясалды, әмма ул көткән нәтиҗәне бирмәде. Израиль клиникасына госпитальләштерү таләп ителә. Гаиләсе бар булганны – квартираны, машинаны сата. Дуслар, зинһар өчен битараф калмагыз, хәлдән килгәнчә ярдәм итегез. Русланның бик тә яшисе килә. 25 майда аңа 14 яшь тула. Әйдәгез, барыбыз бергә аңа бүләк ясыйк, терелүгә ышаныч уятыйк!!! 50, 100... сум акчаны һәркем күчерә ала бит. Ә тамчыдан күл җыела. Ходай сезне һәм якыннарыгызны сакласын. Мондый кайгы берегезнең дә ишеген шакымасын.
Саклык банкында (Кама Тамагы филиалы) Александр Викторович Сметанин (әтисе) исеменә исәп-хисап номеры - 40817810962256413620/53. Әнисенең телефон номеры – 89274390885 (Гуля). Саклык банкының банк картасы – 4276620017271978 (2016 елның декабренә кадәр гамәл-дә) – алучы Андрей Николаевич Герасимов (гаиләнең якын дусты). 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International