Өйдән чыкмыйча гына түләгез!

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Интернет аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тиз дә, җайлы да.
Моның өчен дәүләт хезмәт күрсәтү порталын USLUGI.TATARSTAN.RU электрон адресы белән табарга, анда шәхси кабинетка теркәлергә кирәк. “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү” төймәсенә басып, хезмәт күрсәтү төрен (газ, электр һәм башкалар) сайларга, аннан торакның шәхси  исәбен кертергә. Аннан он-лайн режимда әлеге счет-фактурага санагычларның күрсәткечләрен язып, банкомат карточкасының номерын җыеп, “түләргә” дигән төймәгә басасы гына кала.
Порталның мәгълүматлаштыруына язылу ай саен яңа счет-фактура турында кесә телефонына SMS хәбәр алып тору мөмкинлеге тудыра. Шулай ук дәүләт хезмәт күрсәтү порталында башка хезмәтләр өчен дә түләргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International