Язгы кыр эшләре оешкан төстә бара

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
“Ак Барс Буа” җәмгыяте 4 номерлы “Татарстан” филиалында язгы кыр эшләре оешкан төстә алып барыла. Монда аеруча “МТЗ-1221” тракторчысы Рамил Измайловның, “ВТ-100” тракторчылары Сирень Җамаловның һәм Мансур Кәлимуллинның, Петр Степановның, Радик Хәсәновның башкарган хезмәтләре күпләргә үрнәк булып тора. Алар хәзерге вакытта шикәр чөгендерен чәчүне төгәлләп киләләр. Быел механизаторлар хезмәтенә түләүдә дирекция тарафыннан матди кызыксындыру чаралары эшләнгән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International