Буага Татарстан премьер-министры Илдар Халиков килде

2014 елның 3 мае, шимбә
30 апрель көнне Буага Татарстан премьер-министры Илдар Халиков килде. Ул “Тахаръял” агрофирмасының “Правда” бүлекчәсендә булып, райондагы язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов быел да язгы чәчүне кызу темпларда баруын, билгеләнгән срокка тәмамланырга тиешлеге турында әйтеп узды. Ул Илдар Шәүкат улына терлекчелек өлкәсендә дә эшләр җайлы баруын хәбәр итте. Моның шулай икәнен Татарстанның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та билгеләп узды.
-Буа районы һәрвакыт югары югары күрсәткечләргә ирешүе белән элек-электән башка районнар арасында үрнәк булды. Хәзер дә шулай. Киләчәктә дә сынатмассыз, дип уйлыйм, - диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International